Газетага язылу

Татарстан делегациясе Кыргызыстанда Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары ачылышында катнаша

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге зур делегация Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын ачу тантанасында катнаша. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Кыргызстанга эшлекле сәфәр белән килгән Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев та бар.

VI Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары 31 августтан 6 сентябрьгә кадәр Бишкәктә узачак. Ярышлар дөньяның күчмә халыклары мәдәниятен саклау һәм торгызуга, аларның милли спорт төрләрен үстерүгә юнәлтелгән. Ачылыш тантанасы 20:00 сәгатьтә башланачак һәм «Бишкәк арена»да узачак.

Программага 37 спорт төре кертелгән: ат чабышлары, милли көрәш төрләре, ук ату, ау төрләре буенча ярышлар, күчмә халыкларның интеллектуаль уеннары. Атна дәвамында 594 медаль уйнатылачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре