Бүген Татарстан башкаласында Сабан туе гөрли. Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта узучы бәйрәм кунаклары арасында танылган спортчы, «Ак Барс» хоккей клубының элекке капитаны Данис Зарипов та бар иде. «ВТ» хәбәрчесе аның бәйрәм кәефен белеште.
«Хәтта яңгырлы һава торышы да бүгенге бәйрәмнең ямен җибәрә алмады», - диде Данис Зарипов.
Ул шулай ук быелгы Казан Сабан туеның чын мәгънәсендә үзенчәлекле булуын әйтте. «Чөнки бүген биредә БРИКС уеннары тәмамлана. Без барыбыз да әлеге чараның югары дәрәҗәдә узуын күрдек. Безнең спортчылар - иң көчлеләре», - диде ул.
Данис Зарипов БРИКС уеннарын матур киләчәк көтүенә ышанычын белдерде. «Киләчәктә дә әлеге уеннарга ярдәм итәргә тырышачакбыз. Миңа калса, БРИКС уеннарының киләчәге матур булачак», - дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез