Гадәттә сүз башның чигәдән кысып, гомумән, баш тирәли кысып авыртуы турында бара. Табиблар әйтүенчә, организмда яшеренеп яткан ниндидер чирләргә бәйле түгел бу. Мондый авыртуны баш һәм муен мускулларының киеренкелектә булуы китереп чыгара. Ә моңа стресс, борчылу, авыртуны баса торган даруларны озак куллану китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә, авыртудан сәдәф ярдәмендә котылырга маташып, аны көчәйтәбез генә.
Авыртуны баса торган даруларны бөтенләй эчмәскә дигән сүзме бу? Авырту көндәлек эшләргә комачауласа, эчәргә, әлбәттә. Шул вакытта, җитди авыру башлануын кулдан ычкындырмас өчен, аның сәбәпләрен тизрәк ачыклау сорала. Ә инде үзбелдеклеләнеп алынган даруларның астма, аллергия яки көзән җыеруларга китерү ихтималын онытмаска кирәк.
Баш тирәли кысып авырткан очракта массаж, гаджетлардан ял итеп тору, хуш исле эфир майларын иснәү, контраст душ, үләнле чәй һәм урам-паркта йөреп керү ярдәм итәргә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез