12 гыйнвар 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Яңа елчыршысын чүплеккә ташлаучыларга штраф янавын искә төшерделәр
Яңа ел бәйрәмнәреннән соң чыршыны гадәти чүп савытына ыргытырга ярамый. Моның өчен штраф яный. Адвокат Наталья Шалуба «Газета.Ru» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулхакта искә төшереп үткән.
-
Яңалыклар
Декрет ялын иминият стажына кертәчәкләр
Россиядә бала карау ялын быел 1 гыйнвардан иминият стажына кертә башлаячаклар. Шулай итеп,1,5 яшькә кадәрге һәр баланы карау чоры ата-ананың иминият стажына кертеләчәк. Бу хакта «ТАСС» яза.
-
Җәмгыять
Бүген ничәсе ул?
-
Яңалыклар
1 марттан эш бирүчеләр үзләренең хезмәткәрләрен психиатр тикшеренүенә озата алачак
Медицина тикшерүеннән соң психик тайпылышлары ачыкланган хезмәткәрләрне эш бирүчеләре 1 марттан психитария тикшеренүенә озата алачак. Бу хакта «РИА Новости» Пирогов университетының клиник психология институты белгече Мария Соловьева сүзләренә таянып яза.
-
Яңалыклар
Таиландта катер һәлакәтендә Россиядән бер турист үлгән, 23 кешегә зыян килгән
Пхукетта туристлар утырган катерның балыкчылар көймәсе белән бәрелешүе сәбәпле Россиядән ял итүче23 кешегә зыян килгән.
-
Яңалыклар
Киләсе озын ял көннәре февральдә булачак
Татарстанда 12 көн дәвам иткән Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланды. Киләсе озын яллар февральдә булачак, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Белгеч машинаны карлы һәм салкын көннәргә алдан әзерләргә киңәш итә
Көчле кар яуганда һәм салкын көннәрдә машина йөртүчеләргә автомобильне әзерләүгә, аны чистартуга һәм кышкы юлларда сак йөрүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Бу хакта автоэксперт Дмитрий Попов белдерә, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Казанда беренче эш атнасы зур юл тоткарлыклары белән башланды
Яңа ел бәйрәмнәреннән соң иртән Казанда сигез баллы юл тоткарлыклары барлыкка килде.
-
Яңалыклар
Счетчиклары булмаган фатир хуҗаларына салкын су өчен ике тапкыр күбрәк түләргә туры киләчәк
Счетчиклар урнаштырмаган, алыштырмаган яки тикшертмәгән фатир хуҗалары салкын су өчен ике тапкыр күбрәк түләячәк. Бу хакта Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
-
МӨҺИМ
Тормыш яме китмәсен: СВОдан кайтучыга ничек ярдәм итәргә?
Кайтты! СВО ветераннарын туган җирләрендә, өйләрендә зарыгып көтәләр. Әмма очрашу бәхете белән бергә борчылу, стресс, депрессия дә килә. Кадерле кешеңне бу хәлдән чыгару, аңа яшәү көче бирү, тормышка кайтаруның беренче авырлыгы гаиләсе җилкәсенә төшә.
-
Яңалыклар
Белгечләр бәйрәмнәрдән соң организмны җайга салу буенча киңәшләр бирде
Бәйрәмнәрдән соң организмны җайга салу өчен рационга яшелчә, җиләк-җимеш һәм кипкән җимешләр кертергә, шулай ук аз-азлап туклануга күчәргә һәм кичке ашны йокларга 3 сәгать кала ашарга киңәш ителә. Бу хакта Роспотребнадзор матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» яза.
-
Яңалыклар
Татарстанда һава торышы бераз суытачак дип фаразлана
Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 11 гыйнварыннан 20 гыйнварына кадәр уртача һава температурасы климат нормасыннан 1 градуска түбәнрәк булыр дип фаразлана.