12 гыйнвар 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Казанда татар артистлары вертолет һәлакәтендә вафат булган Ильяс Гимадутдиновның өчесен уздырды
Пермь краенда вертолет һәлакәтендә үлгән Ильяс Гимадутдиновның Казандагы дуслары өчесен уздырган. Социаль челтәрләрдә Коръән ашыннан видеолар белән татар эстрадасы артистлары, алып баручылар уртаклаша.
-
Яңалыклар
Дәүләт Думасында махсус операция катнашучыларына ярдәм итү турында яңа законнар каралачак
Дәүләт Думасы сишәмбе, 13 гыйнварда, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә юнәлтелгән ике закон проектын беренче укылышта карарга планлаштыра. Бу хакта Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Әфганстанның башкаласы Кабулда Рөстәм Миңнеханов исемендәге урам барлыкка килергә мөмкин
Әфганстан башкаласындагы яңа урамнарның берсенә Татарстан Республикасының гамәлдәге Рәисе Рөстәм Миңнеханов исемен бирергә мөмкиннәр. Мондый инициативаны Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге тәкъдим иткән, дип яза «Татар-информ» «Миллиард.Татар» басмасы телеграм-каналына сылтама белән.
-
Яңалыклар
Мобиль элемтә белгече MAXта массакүләм мошенниклыкка зарланулар булмавын белдерде
Россиялеләр – МТС абонентлары әлегә MAX милли мессенджерында мошенниклык буенча зарланмый, дип белдергән МТС Телеком технологияләре продуктлары үзәге директоры Андрей Бийчук «РИА Новости»га.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Прокурорлар законга һәм Ватанга хезмәт итүдә мөһим роль уйный»
Прокуратура хезмәткәрләре, зур йөкләнешкә карамастан, законлылыкны һәм гаделлекне тәэмин итә һәм югары профессиональлек күрсәтә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ прокуратура хезмәткәре көненә багышланган чарада белдерде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
-
Яңалыклар
Казанның Адоратский урамында вакытлыча транспорт хәрәкәте чикләнә
Адоратский урамында 16 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр транспорт хәрәкәте чикләнә. Әлеге күренеш канализация коллекторын реконструкцияләү эшләре белән бәйле. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстан аварияләрне европротокол аша иң күп рәсмиләштерүче төбәкләр исемлегенә кергән
Россия автоиминиятчеләре берлеге юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштергәндә европротокол куллану үсешен теркәгән. Оешма мәгълүматлары буенча, 2025 елның гыйнварыннан ноябренә кадәр иминиятчеләр аварияләрне рәсмиләштергәннән соң ГАИ хезмәткәрләре катнашыннан башка бирелгән 761,7 мең гариза алган, дип хәбәр итә «ТАСС»ка сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Депутат MAX куллануның мөһим плюсларын атады
РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин «Россия 24» телеканалына биргән интервьюсында MAX платформасын куллануның мөһим плюсларын санап чыкты. Бу хакта «Татар-информ» яза.
-
Яңалыклар
Татарстанда гаилә пары сөрем газыннан агуланып һәлак булган
Казанның Себер трактында ирле-хатынлы ике кеше һәлак булган.
-
Яңалыклар
Максималь пенсия балларын исәпләү өчен кирәкле хезмәт хакы күләме күпме булырга тиеш?
Бер ел эчендә уннан да артык пенсия баллы алырга мөмкин түгел. Өстәвенә, 2026 елда бу кадәр балл алу өчен аена 248 мең сум акча эшләргә кирәк. Бу хакта сенатор, социаль фондның Псков өлкәсе буенча бүлегенең элеккеге башлыгы Наталья Мельникова сөйләде, дип хәбәр итә «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Машина йөртү таныклыгы алу өчен имтиханнарда үзгәрешләр булырга мөмкин
РФ Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан машина йөртү таныклыгы алу өчен имтиханнар тапшыру тәртибен үзгәртергә тәкъдим ителде. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Азат Җиһаншинны ТР Экология министрлыгы һәм табигый байлыклар коллективына тәкъдим иттеләр
2026 елның беренче эш көнендә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министр – Азат Җиһаншинны тәкъдим иттеләр. Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тиешле указга кул куйды. Коллективка яңа җитәкчене ТР Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Казанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны арткан
Татарстан башкаласында ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны 19,8 процентка югарырак. 2026 елның беренче атнасында шәһәрдә 8424 авыру очрагы теркәлгән. Бу хакта Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илназ Әхмәдиев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Һава торышы бозылу сәбәпле, «Алексеевск – Әлмәт» автомобиль юлы ябылды
Һава торышы бозылу сәбәпле, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан, 14:30 сәгатьтән «Алексеевск – Әлмәт» автомобиль юлында автобуслар һәм йөк машиналары өчен вакытлыча хәрәкәт чикләнелде.
-
Яңалыклар
Быел таксига бәяләр 18 процентка кадәр үсәргә мөмкин
2026 елда Россиядә таксига бәяләр үсүен дәвам итәчәк, бер ел эчендә алар 15-18 процентка артырга мөмкин. «Цифрлы дөнья» берлеге рәисе Валерий Корнеев вәзгыятькә шундый караш белән уртаклашты, дип хәбәр итә «ТАСС»ка сылтама белән.