11 май 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстанның студент отрядлары аша 15 меңнән артык студентны эшкә урнаштырырга ниятлиләр
Казанда һәм Әлмәттә Татарстан студент отрядлары үткәргән «Яшьләргә эш» Республика яшьләр форумында 1500дән артык кеше катнашты. Форум мәйданчыкларында республиканың 24 районыннан килгән Россия студент отрядлары, хәрәкәт ветераннары, эш бирүчеләр һәм мәгариф оешмалары вәкилләре кадрлар мәсьәләсе һәм яшьләрне эшкә урнаштыру мөмкинлекләре турында фикер алышты, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Казанда Сабан туе 20 июньдә традицион рәвештә өч мәйданчыкта узачак
Татарстан башкаласында Сабан туе 20 июньдә өч традицион мәйданчыкта узачак: Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта, Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта һәм Аккош күлендә.
-
Яңалыклар
Татарстанда ел башыннан алып эре мөгезле терлек саны кимегән
2026 елның март ахырына Татарстанда 816,9 мең баш эре мөгезле мал исәпләнгән, дип яза «Реальное время».
-
Яңалыклар
Татарстан хәрби комиссариатында электрон повесткаларның кемнәргә җибәрелүен аңлаттылар
Алар чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтәргә тиешле кешеләргә, шулай ук хезмәт итеп кайтып, запаста булганнарга да килергә мөмкин.
-
Яңалыклар
Белгеч бакчада эшләгәндә күзләрне ничек сакларга кирәклеген аңлатты
Казан дәүләт медицина академиясе офтальмология кафедрасы мөдире Эльмира Абдулаева бакча участогында күзләр өчен дә куркыныч җитәрлек икәнен кисәтте. Бу тузан һәм чүп керүдән башлап, җитди җәрәхәтләргә кадәр булырга мөмкин, дип яза «Респубика Татарстан»га сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» башлыгы Павел Косов белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов белән хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында сөйләште. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Россия халкына дача участогына газны ничек бушлай үткәрергә икәнен аңлаттылар
Дача участогында газны бушлай тоташтыру өчен берничә мәҗбүри шартны үтәргә кирәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Дәүләт Думасының энергетика комитеты рәисенең беренче урынбасары Валерий Селезнев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстанда яшәүче 7 меңнән артык кеше бушлай яңа һөнәр үзләштерә ала
Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында һөнәри белем бирү программаларын тормышка ашыру дәвам итә. 2026 елда төбәктә яшәүче 7 600 кеше ихтыяҗ булган һөнәрләрне бушлай үзләштереп, эшкә урнаша ала. Бу хакта республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Интервью
Психолог Чулпан Нигъмәтҗанова: «Социаль челтәрләр кешенең һәр адымын саклый»
Өйдәге чүпне тышка чыгарма, ди безнең халык. Хәер, социаль челтәрләр булганда, тышка чыгып йөрисе дә юк.
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе «Хвоя» АҖ акционеры Игорь Ким белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Хвоя» АҖ акционеры Игорь Ким белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Белгеч пәнҗешәмбе һәм җомганы юлда аварияләр иң еш була торган көннәр дип атады
Автоэксперт Андрей Ломанов «Абзац» интернет басмасына атна ахыры традицион рәвештә Россия юлларында аварияләр иң күп була торган чор санала, чөнки машина йөртүчеләр рульгә исерек килеш утыра, трафик арта һәм кешеләр ашыга, дип белдергән. Бу хакта «Татар-информ» яза.
-
Яңалыклар
Россия һәм чит ил компанияләре «КазанФорум»дагы ярминкәдә үз продукциясен тәкъдим итәчәк
13 майда Казанда «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII Халыкара икътисади форум кысаларында Россиянең иң зур хәләл-мәйданчыгы – Казан Хәләл Маркет халыкара сәүдә ярминкәсе ачыла, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Россия халкына 2026 елда пенсияләрне индексацияләү сроклары турында сөйләделәр
2026 елда Россиядә төрле категориядәге гражданнар өчен пенсияләрне яңадан исәпләү һәм индексацияләүнең чираттагы этаплары планлаштырылган. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы профессоры Юлия Финогенова аның сроклары турында искәртте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Быел чыгарылыш сыйныф укучылары өч фән буенча БДИны яңадан тапшыра алачак
2026 елда Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар ике мәҗбүри фән һәм сайлап алынган бер предмет буенча БДИны кабат тапшыра алачак. Сенатор Айрат Гыйбатдинов «РИА Новости» агентлыгына шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Питрәч районында булды: «Сезнең үсеш потенциалы зур»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Питрәч районына эш сәфәре белән булды. Аны Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов озата йөрде. Сәфәр барышында республика Рәисе язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итте.