15 июнь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Борчылудан ничек туктарга? – белгеч җавабы
«Соңгы арада бер сәбәпсез борчылам. Әллә нәрсә шунда, төрле уйлар килә. Моны ничек туктатырга? Ромашка яки бөтнекле чәй эчәргә кушалар, булышамы соң алар?», – дип сораган Казаннан укучыбыз Әминә.
-
Наил Шәрифуллин
Зыялылык
Зыялылык – ни-нәрсә ул? Чын зыялы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Гыйлемлелек һәр очракта да зыялылык билгесеме? Әлеге язмада шул сорауларга җавап эзләп карыйсы килгән иде.
-
Җәмгыять
Ишекләр ачык: башкалада Татарстан казанышлары күргәзмәсе ачылды
Мактанырлык хакым бар – менә дигән атым бар. Казанның үзәгендә – ЦУМ бинасында һәм аның янәшәсендә Татарстан казанышлары күргәзмәсе ачылды. Бөтен булганлыгыбыз, осталыгыбыз – бер урында. Биредә АСЕАН саммиты кунакларын нәрсә белән шаккатырырга җыеналар?
-
Сәясәт
«Бердәм Россия»нең Татарстандагы 25 еллыгына багышланган сайт тәкъдим ителде
Егерме биш еллыкка – яңа сайт. Казанда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы эшчәнлегенә багышланган «Чирек гасыр Татарстанга хезмәттә» (er25.tatar) сайтын тәкъдим иттеләр. Әлеге чарада Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.
-
Яңалыклар
«Бердәм Россия» Лисичанск һәм Рубежноега 38 нче гуманитар ярдәмне җибәрде
Казаннан Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге канаты астында оештырылган чираттагы 38 нче гуманитар колонна юлга кузгалды.
-
Яңалыклар
Казанда Евразия гольф лигасының өченче этабы башланды
Бүген «Ак Барс» гольф клубы территориясендә Евразия гольф лигасының өченче этабы старт алды.
-
МӨҺИМ
Казан Сабан туе өч мәйданчыкта узачак
Татарстан башкаласында Сабан туен бәйрәм итү 20 июньдә бер үк вакытта өч мәйданчыкта – Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта, Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта һәм Аккош күле янындагы урман паркында булачак.
-
МӨҺИМ
Басу юлы: Татарстан игенчеләре чәчү эшләрен төгәлләп, терлек азыгы әзерләүгә кереште
Берсе беткәч, икенчесе башлана. Татарстан игенчеләре чәчү эшләрен тулысынча төгәлләп, тулы көчкә терлек азыгы әзерләүгә кереште. Хөкүмәт Йортында узган брифингта җир астына күпме бөртек салынганы һәм күпме печән чабыласы, ягулык запасы кирәклеге турында сөйләделәр. Сүз күбрәк кыр эшләре хакында барды, әмма сөт бәяләренә дә борчылырга туры килде.
-
Җәмгыять
Өйрәтәләр телефонда: мобиль «Әлифба»ның яңалыгы нәрсәдә?
Әлифбаны хәзер кулга тотып кына түгел, телефон аша да өйрәнергә була. Республикада «Әлифба 2.0» яңа заманча проекты булдырылды. Яңа уку елыннан аны бакча һәм мәктәпләрдә куллана башларлар дип көтелә. Яңалыгы нәрсәдә?
-
Яңалыклар
Эльмира Зарипова: «Татарстанда күп балалы гаиләләр саны ике тапкыр артты»
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалындагы «7 дней» программасына биргән интервьюсында республикада күп балалы гаиләләр санының сизелерлек артуы турында хәбәр итте – соңгы 10 елда аларның саны ике мәртәбә арткан һәм 53 900гә җиткән, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Иҗтимагый киңлекләргә тавыш бирүдә 131 мең кеше катнашкан
Казанда 2027 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлек билгеләнде. Татарстан урамындагы сквер халык тавыш бирүендә җиңүче булды. Проектны 50 меңгә якын казанлы хуплаган. Тавыш бирүдә исә барлыгы 131 мең кеше катнашкан. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров сөйләде.
-
Яңалыклар
Белгеч баланы телефонга бәйлелектән коткару юлларын аңлатты
Фәкать ата-ана гына баласын телефонга бәйлелектән коткарырга ярдәм итә ала. Клиник психолог Лилия Зайцева «Татар-информ» хәбәрчесенә шулай дип белдергән. Белгеч баласы бәйлелеккә төшкән ата-ананың нәрсә эшләргә икәнен аңлатып үткән.
-
Җәмгыять
Казан сәхнәсе: башкалада «Нәүрүз» халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумы ачылды
Казанда «Нәүрүз» халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумы ачылды. Ул инде тугызынчы тапкыр оештырыла һәм быел 15–20 июнь көннәрендә үтәчәк. Театр өлкәсендә эшләгән һәр хезмәткәр өчен үз осталыкларын, тәҗрибәләрен арттырырга менә дигән мөмкинлек. Форум Татарстан Рәисе ярдәмендә Татарстан Мәдәният министрлыгы, Театр эшлеклеләре берлеге тарафыннан оештырыла.
-
Яңалыклар
Намазым кала – нишләргә? – Хәзрәт җавабы
«Аякларым авыру булу сәбәпле, намаз укый алмыйм. Тәһарәт ала алмыйм чөнки. Намазларым кала бит, бик борчылам. Нишләргә икән миңа?» – дип сораган Әлмәттән укучыбыз Галимә әби.
-
Язмыш
«Өчәү бит әле мендәрең»
Җәй җитүгә, авылларда «гастролер»лар ешая. Бу арада гына да әле металлолом, әле каз йоны-мамыгы җыябыз дип, өй борынча йөрүчеләр берничә булды.