Газетага язылу

Борчылудан ничек туктарга? – белгеч җавабы

«Соңгы арада бер сәбәпсез борчылам. Әллә нәрсә шунда, төрле уйлар килә. Моны ничек туктатырга? Ромашка яки бөтнекле чәй эчәргә кушалар, булышамы соң алар?», – дип сораган Казаннан укучыбыз Әминә.

Борчылудан ничек туктарга? – белгеч җавабы

Психолог, коуч Гөлшат Сафина җавап бирә:

– Ромашка яки бөтнек чәйләре тынычландыра ала, ләкин, билгеле, проблеманы хәл итми. Моңа өстәп, аз булса да физик күнегүләр ясасаң, якыннарың белән аралашсаң, хис-кичерешләр көндәлеге алып барсаң яки психологка мөрәҗәгать итсәң, тагын да яхшырак. Табигатьтә йөрү дә киеренкелекне бетерү һәм кәефне яхшырту өчен файдалы булырга мөмкин.

Иң мөһиме – озак кына бертуктаусыз рәвештә хафалану «корт»ы кимерә икән, «Әй, бу проблема түгел, үтәр әле», – дип, кул селтәмәскә кирәк. Үз хисләребезне үзебез аңлау, аларны кабул итү, тән саулыгыбыз гына түгел, ә рухи сәламәтлегебез турында да кайгырту – һәрберебезнең изге гамәле.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре