«Зыялы» сүзе урынына элегрәк, совет заманында, күбрәк «интеллигент», «интеллигенция» төшенчәсе кулланылды. Мәсәлән, «авыл интеллигенциясе» дигән әйтелеш бар иде. Ягъни укытучылар, авыл советында, колхоз идарәсендә эшләүчеләр, шул ук парторг, рәис үзе, бригадирлар. Кыскасы, гади колхозчыдан аермалы буларак, эштә акыл хезмәте белән мәшгуль кешеләр.
«Зыя» сүзенең нур, яктылыкны аңлатуы мәгълүм. Сәгыйть Сүнчәләйнең шундый юллары бар: «Зәгыйфь лампам зыясында язам хәсрәтләрем һәр кич». Зыялы кешене, андый билгеләмәдән чыгып, нурлы зат, яктылык чәчүче, дип тә атап буладыр. Сүзлекләргә килгәндә дә, аларның күбесе зыялыны тагын да шул акыл хезмәте белән шөгыльләнүче, гыйлемле зат дигәнрәк мәгънәдә бирә. Ул да дөрес. «Укылмаган китаплардан да кыйммәткәрәк төшкән һичнәрсә юк», – дигән гыйбарә дә бар бит әле. Адәми зат дөньяга килә, яши, китә. Кеше киткәндә ул үзләштермәгән күпме гыйлем, күпме китап, күпме мәгълүмат кала. Чынлыкта бу – олы югалту һәм олы үкенеч. Һәрхәлдә шулай саналырга тиеш. Дөньяны да, үзеңне дә аңлап бетермичә китү. Шушы хәлне белгән, гомере буе гыйлем җыйган, укыган кеше зыялы саналмый, кем саналсын?!
Ләкин зыялылыкны киңрәк рәвештә дә аңлаталар. Фикерле затлар төшенчәгә башкарак мәгънә дә сала. Алар чын зыялылык дип беренче чиратта башка кешенең хәленә керә белүне, аның борчуларын күрә, аның хафаларын үзеңнеке итә белү сыйфатын да атый. Аерым кешенең генә дә түгел, мәсәлән, изелгән, хакы хакланмаган, хокуклары якланмаганнарны якларга алыну да – олы зыялылык, ди алар. Күпчелек кеше үзен, үз мәнфәгатьләрен генә күреп, шуларны гына барлап, үз ихтыяҗларын гына үтәп, үз кесәсен калынайту юлын эзләп яшәгәндә, чын зыялы милләт язмышы өчен дә ихластан кайгыра, экологик проблемаларны күтәргән чараларда да теләп катнаша, илгә килгән бәлаләрне дә үз йөрәге аша үткәрә. Үткәрә генә түгел, реаль гамәлләр дә кыла, кайчакта хәтта тормышын куркыныч астына да куя. Батырлыкка әзерлек тә – чын зыялылык.
Чын зыялы, гаделлек дигәндә, җәмгыятьтәге кайбер тәртипләргә каршы барудан, диссидент, гыйсъянчы булудан да курыкмый. Әллә шул ук декабристлар чын зыялылар булмаганмы? Тамаклары һәрчак тук, өсләре бөтен дворян офицерларга нәрсәгә кирәк иде самодержавиега каршы бару? Күпләр моны хәтта аңламаган да. Күпләр өчен алар кылган, кылырга җыенган гамәлләр кычытмаган җирне кашу гына булып тоелган. Тик намус дигән сыйфат мөлдерәмә тулы икән, кая китмәк, ни эшләмәк кирәк? Декабристлар чын зыялылар булмаса, гади халык михнәтләрен күрер, аны крепостной коллыктан коткару максатыннан фетнә күтәрер, соңыннан Себер китәр иделәр микән?
Владимир Ленинны да чын зыялы дип атамый булмыйдыр. Дүрт-биш тел белгән, университетны бик яхшы билгеләргә тәмамлаган, яисә чәнечке белән пычакны дөрес тоткан өчен генә түгел. Дөнья капитализмына, рәхимсез изүгә каршы чыккан, гомерен шуңа багышлаган өчен. Ә аның өчен, уйлап карагыз, күпме фидакарьлек кирәк. Ни дәрәҗәдә үзең – яратканыңны аямау, кайгыртмау кирәк, шәхси мәнфәгатьләрне ни дәрәҗәдә оныту кирәк! Ульянов фамилияле романтик зат капиталны Җир йөзеннән себереп түгә алмаса да, аңа олы сабак бирде, аңа кеше чырае иңдерде. Әлбәттә, моның өчен Россия олы хак түләде. Революцияне ак перчатка киеп ясап булмый, ил «кызыл террор»ны да, Гражданнар сугышын, башкасын да күрде. Тик ни генә димә, ХХ гасыр башы рус интеллигенциясен яратмаган, аны начар сүз белән атаган Ильич үзе чын интеллигент була белде...
Тормыш шулай корылган инде: кайда да «җилгә каршы төкермәү», җайлашу, буйсына белү кулай. Хакимият дигәннәре дә күп җирләрдә шундый, буйсына белгәннәргә, гаделлек эзләп мәшәкатьләнмәгәннәргә ул күпләп дивидендлар өләшә, бүләкли, үстерә. Буйсынмаганнарны гадәттә эзәрлекли, күп нәрсәдән мәхрүм итә, хәтта җәзалый да. Тик кешедә фидакарьлек җитәрлек, ә меркантильлек аз яисә бөтенләй юк икән, ул җәзадан курыкмый. Дилемма шактый гади: син йә намус белән алыш-бирешкә барып, булган гаделсезлекләрне «йотып», күрмәмешкә салышып, авызыңа су кабып яшисең, йә чын зыялыларча «тәртипсезләнеп» тәртәгә тибәсең дә үзеңә дигән «әҗер»не мулдан алып, бөкреңне чыгарасың. Яисә каһарманга, геройга әвереләсең. Миңа калса, бу – абсолют зыялылыкның төп формуласы.
Соңгы араларда милләттәшебез, академик Роберт Нигъмәтуллинны карарга, тыңларга яратам мин. Фикер тирәнлеге, кыюлыгы, һичкемнән курыкмавы өчен. Бездә бит халык, үзен зыялы санап йөргәннәр дә, шөлләп, йә шунда лояльлек күрсәтеп, илдә җыелып килгән җитешсезлек, кимчелек, проблемаларга күз йома. Трибунага менү хакында әйткән дә юк. Конструктив тәнкыйтьтән дә тыелалар. Лояльлек белән карьера арасына тигезлек билгесе куйганнарның койрыгы гомумән дә бот арасында. Иелгән башны кылыч кисми, әлбәттә, тик артыкка киткән лояльлек ул бары кушканны үтәү, аңа инициатива, яңа идеяләр хас түгел. Яңа идеяләр, үсеш өчен бәйсез фикерләү кирәк.
Чал чәчле академикка югары чиновникларны тәнкыйтьләү, борыннары белән илдәге күпсанлы проблемаларга төртү җиңел, әлбәттә. Тик менә соңгы 10–15 елның икътисадый нәтиҗәләрен анализлап, артка калуның сәбәпләрен ачып, олы икътисадый форумда хөкүмәткә, парламентка, хәтта дәүләт җитәкчесенә саллы, ләкин конструктив дәгъвалар җиткерү өчен барыбер фидакарьлек, шәхес булу һәм үтә дә зыялылык кирәктер ул...
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез