Газетага язылу

«Бердәм Россия»нең Татарстандагы 25 еллыгына багышланган сайт тәкъдим ителде

Егерме биш еллыкка – яңа сайт. Казанда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы эшчәнлегенә багышланган «Чирек гасыр Татарстанга хезмәттә» (er25.tatar) сайтын тәкъдим иттеләр. Әлеге чарада Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

Сайт Татарстан төбәк хезмәттәшлегенә һәм үсешенә ярдәм итү фонды тәкъдиме белән төзелгән. Ул партиянең Татарстан төбәк бүлеге тарихына, аның үсешенә һәм казанышларына багышланган. Биредә әһәмиятле карарлар, тормышка ашырылган проектлар, шулай ук чирек гасыр дәвамында Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә өлеш керткән кешеләр урын алган. Сайтта партияне оештыру эше башында торган Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән интервью аерым урын алып тора.

Минтимер Шәймиев искә алганча, яңа сәяси көч оештыру турындагы карар «Бердәмлек», «Ватан» һәм «Бөтен Россия» хәрәкәтләре лидерлары Сергей Шойгу, Юрий Лужков һәм аның үзе тарафыннан 2001 елның 1 декабрендә кабул ителгән.

– Безнең максат гади иде – реформаларны алга этәрә һәм башка партияләр белән көндәшлек итә алырлык яңа мөмкинлекләргә ия булган көчле партия булдыру. Ул вакытка һәр хәрәкәт сайлаулар аша узды, һәркайсының үз тәҗрибәсе, үз сайлаучылары, үз көче бар иде. Бу безгә «Бердәм Россия» партиясенә ныклы нигез салырга ярдәм итте, – диде Минтимер Шәймиев.

25 ел элек яңа партия оештыруда Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов та катнашкан.

– Ул вакытта гамәлдә булган законнар буенча физик затлар партияне теркәү өчен Юстиция министрлыгына документлар тапшырырга тиеш иде. Әлеге документны тапшырган унике кешенең берсе мин идем. Шуңа күрә «Бердәм Россия» – минем сәяси балам, – дип сөйләде Олег Морозов сайтны тәкъдим итү чарасында.

Аның әйтүенчә, партияне оештыру илнең яңа тарихында төп вакыйгаларның берсе булды һәм Россиянең заманча сәяси системасын барлыкка китерүдә мөһим роль уйнады.

– Миңа калса, бу – заманча Россияне бар иткән проект. Аның идеясе Владимир Путинныкы иде. Ул аны формалаштырды, исем уйлап тапты. Без партия төзеп, аның карарын үтәдек һәм ул күтәрелеп китте, – диде Олег Морозов. Аның әйтүенчә, сәясәт ул – диалог, ә сайт ул – «Бердәм Россия»нең ил, җәмгыять һәм сайлаучылар белән сөйләшү мәйданы.

Фәрит Мөхәммәтшин партиянең чирек гасырлык эшенә нәтиҗә ясап, аның ил өчен катлаулы елларда барлыкка килүен әйтте. «Бу үз вакытында һәм бик мөһим карар булды», – диде ул. Аның сүзләренә караганда, бүген «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге илдә иң күпсанлыларның берсенә әверелде: бүген партия сафларында 130 меңнән артык кеше исәпләнә. Фәрит Мөхәммәтшин партиягә булган ышаныч турында да әйтте.

– Партиянең һәр бүлекчәсе республика шәһәрләрендә һәм районнарында үз миссиясен җаваплы башкара. «Бердәм Россия»нең иҗтимагый кабул итү бүлмәләрендә гражданнарны кабул итәбез, халык белән очрашып, алар белән ачыктан-ачык сөйләшәбез. Минем уйлавымча, нәкъ менә мондый алым безнең бердәмлекнең асылын тәшкил итә дә инде, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре