«Бөтен тормыш – театр, ә кешеләр анда актерлар» дигән сүзләрне инглиз драматургы Уильям Шекспир әйткән, диләр. Кемнең нинди рольдә уйнаячагы исә алдан язып куелган, имеш.
Әмма бүгенге тормыш турында уйлаганда кайбер имеш-мимешләрне читкә куеп торырга туры килә. Бүген бөтен дөньяда зур үзгәрешләр бара, төрле мәмләкәтләр йә аерылыша, йә кушыла, яңадан-яңа сәяси төркемнәр барлыкка килә. Кыскасы, мәшһүр шагыйрь Әнгам Атнабаев әйтмешли: «Бу кешегә һәрчак нидер җитми: кара икмәк булса, ак җитми...»
Кешелек һаман нидер бүлешә, нидер дәгъвалый. Кыскасы, дөнья сәхнәсендә яңа спектакль, тамаша бара. Әмма шунысы кызык: актерлар да, хәтта режиссерлар да шул ук икән бит! «Бүген бөтен Европа безгә каршы», – дип сөйлибез, ә аның кайчан безне үз иткәне бар?
1941 елда фашистлар Германиясе безгә һөҗүм итте, дибез. Анысы дөрес. Ә бит тарихны нечкәләп карасаң, СССРга серблар һәм греклардан кала бөтен Европа һөҗүм иткән. Испания дивизияләрен, француз легионнарын, Италия, Румыния, Венгрия, Финляндия, Чехословакия, Хорватия солдатларын гына алыйк.
Тарихчылар әйтүенчә, Брест крепостена һөҗүм итүчеләр арасында да Австрия солдатлары бик күп булган. Хәтта Хайнц Гудериан танкларында ике йөртүченең берсе – чех булган, диләр. Ленинград һәм Ржев янындагы сугышларда Голландиянең «Норд-Ланд» СС дивизиясе катнашкан. Кыскасы, Гитлер Германиясе сугыш башлаганда, немец армиясендә союздаш илләрнең солдатлары миллион тирәсе булган. Шул ук илләр бүген НАТО хәрби блогында, икенче төрле әйткәндә, дошманнарыбыз шул ук булып чыга һәм әкрен-әкрен безнең чикләргә якынлаша.
Сәяси сәхнәдә режиссер да шул ук – Америка Кушма Штатлары. Алар беркайчан да безнең газиз дусларыбызга әйләнмәстер, шәт. СССРны таркату Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң да дәвам итте, дөнья сәхнәсендәге сәяси спектакль алар файдасына тәмамланды. Инде менә СССР варисы – Россиягә каршы хәтәр уеннар бара. СССР чорыннан безгә бердәнбер тугры дус булып Белоруссия калды. Шөкер, аның белән дустанә мөнәсәбәтләрне сакларга, алай гына да түгел, тагын да ныгытырга тырышабыз. Чөнки арага дошман керүе бар. Белоруссиядә дә буталышлар китереп чыгаруга омтылышлар булгалады бит. Чын дошман да нәкъ тугры дус шикелле, ул сине беркайчан да ташлап китмәячәк.
Соңгы елларда Россия, Татарстан җитәкчеләренең элеккеге союздаш республикаларга, Азия, хәтта Африка илләренә еш баргалап йөрүләре юкка гына түгел. Күптән түгел парламентыбыз Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Новгородта булып кайтты. Анда Россия һәм Белоруссия төбәкләре форумы узган иде. Әлеге җыенның темасын әйтсәк, нинди олы максатлар күз алдында тотылуы аңлашылыр. «Белоруссия һәм Россия яшьләре – Бөек Җиңү варислары һәм союздаш дәүләтнең киләчәге» дип аталды ул.
Кайчак мин бүгенге сәясәттә элекке СССРга кайтырга омтылу чалымнарын сизәм. Дөрес, үткәнгә кайту юк инде ул. Әмма яшәешебезнең иң күркәм якларын кире кайтарырга, буыннан-буынга тапшыра барырга була.
АКШ һәм Европа коткысы белән, мөстәкыйль яшәү шатлыгыннан баш әйләнеп, бөтен республикалар бәйсезлеккә омтылган вакытлар да булды. Бер селтәнүдә араларны өздек үзе, әмма СССРның күпме төбәкләре ярык тагарак янында калды. Җитештерү тукталды, эшсезләр армиясе ишәйде. Чөнки СССР вакытында республикалар икътисадый яктан бер-беренә береккәннәр иде. Аерым яши башладык һәм, ничек яшәргә икән, дип аптырап та калдым. Язганнарым СССРны сагынып елау булып аңлашылмасын. Һәр халык үзенчә яшәргә хокуклы. Игътибар итсәгез, бу фикерне соңгы вакытларда Россия Президенты да шактый еш әйткәли башлады. Көчләп ачылган күздә нур булмаячагын аңлый Владимир Владимирович. Шуңа күрә ул дөньяны «күпполярлы» итеп күрә. Ягъни халыкара мөнәсәбәтләрдә бер генә якның йогынтысы өстенлек алырга тиеш түгел. Һәр төбәк, һәр халык, һәр милләт фикеренә бердәй мөнәсәбәт булганда гына үзара дуслык, татулык хөкем сөрәчәк.
Бүген сәяси сәхнәдә тартыш бара. Хәтта атом сугышы белән куркытуга хәтле барып җиттеләр. Кайдадыр «Өченче Бөтендөнья сугышының ветераннары булмаячак» дигән сүзләр күзгә чалынган иде. Их, шул сүзләрне бөтен дөньяга хуҗа булырга теләүчеләргә укытырга иде. Хәер, алар дөнья сәхнәсендә заман трагедиясенең ничек тәмамланачагын чамалый, башларын гына юләргә генә салалардыр, мөгаен. Ә бит дөнья тарихындагы барлык күңелсез вакыйгалар кемнеңдер – аерым шәхеснеңме ул, төркемнеңме, юләрлегенә бәйле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез