Шикәр диабеты шикәрнең артык булуыннан түгел, ә организм күзәнәкләрендә инсулинга реакция булмауны китереп чыгаручы артык авырлыктан барлыкка килә, дип китерә РИА Новости эндокринолог һәм диетолог Кристина Ширяева сүзләрен.
Белгеч ассызыклаганча, авыруның барлыкка килү сәбәбе — кандагы шикәрнең югары булуы – ул тулысынча сәламәт кешеләрдә дә күзәтелергә мөмкин. Организмда май тукымасының артык булуы глюкозаның артуына һәм гомуми тайпылышларның үсешенә китерә.
Ширяева шикәр диабеты үсешенә китерергә мөмкин булган өч гадәтне атый. Аларны ачыклау һәм бетерү, авыру үсеше куркынычын киметергә мөмкин.
Югары калорияле, рациональ булмаган туклану
Рационда углеводларның артык булуы, яшелчә, клетчатка, азык җепселләре, витаминнарның җитмәве матдәләр алмашының акрынаюына илтә. Метаболизмны бозу үз артыннан артык авырлык җыюга һәм гормональ өзеклеккә китерә.
«Хәзер продуктларда бик күп яшерен шикәрләр, трансмайлар бар, алар организмда артык май туплануга китерә. Алкоголь турында да онытырга ярамый: андагы калорияләр дә артык авырлык җыюга китерә», – дип әйтә эндокринолог.
Ашамлык ярдәмендә стресска каршы көрәш
Бу гадәт тә салмак кына шикәр диабетына китерергә мөмкин, чөнки гел контрольсез ашаудан тән авырлыгы арта. Мондый гадәтне җиңү өчен психотерапия, спорт, хәрәкәтле яшәү рәвеше һәм башка методлар ярдәмендә стресска чыдамлык булдырырга кирәк.
«Стресс ситуацияләре үзеннән-үзе контринсуляр гормоннар, мәсәлән, кортизол синтезын башлап җибәрә, ул инсулин секрециясен баса, канда глюкоза арта. Бу - шикәр диабеты үсешенең төп механизмы. Әгәр дә кеше әле үз кичерешләрен татлы ризыклар белән дә компенсацияләсә, артык авырлыкны үстерүнең комбо вариантын алабыз»,— дип әйтә Ширяева.
Аз хәрәкәтчән яшәү рәвеше
Физик активлык җитмәү, көне буе утырып эшләү, калорияләрне җитәрлек күләмдә сарыф итәргә ярдәм итми. Бу – бик күп россиялеләр өчен проблема. Шикәр диабеты һәм башка авырулар үсешен булдырмас өчен, физик активлыкка вакыт бүлеп куярга кирәк. Кыска вакытлы җәяү йөрү һәм иртәнге гимнастика да җитәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез