Хисап сессиясе Хәсән Габәши исемендәге 6 нчы Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды. Утырыш башланыр алдыннан праламент башлыгы, гадәттәгечә, җирле җитештерүчеләрнең товарлары һәм муниципалилетның авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсен карады.
Узган елгы төп эш нәтиҗәләре турында Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов чыгыш ясады. «Безнең район икътисадның барлык өлкәләрендә дә сизелерлек үсеш күрсәтә, – дип билгеләп үтте район башлыгы. – Социаль-икътисадый үсеш рейтингында без 7 урынны саклап калдык, алдагы елда да шул урында идек».
2025 ел нәтиҗәләре буенча тулай территориаль продукт күләме 52,5 млрд сум тәшкил иткән, планлаштырылганнан 5 млрд сумга күбрәк. Үзләрендә җитештергән төяп озатылган товарлар күләме – 27,9 млрд. сум. Сәнәгать җитештерүе индексы – 91,6 %, тулай территориаль продуктта кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше 36% тәшкил иткән. «Безнең икътисадның өчтән бере булдыклы, инициативалы, үз эшен яратучы кешеләр кулында тупланган. Безнең районда 3 меңнән артык кече һәм урта бизнес субъекты һәм 7 меңнән артык үзмәшгуль кеше теркәлгән, бу безнең халыкның 12%ын тәшкил итә», – дип ассызыклады Равил Хисаметдинов.
Район башлыгы сүзләренә караганда, «Энергоспецинжиниринг», «Союз-М», «Агат», Йорт җиһазлары фабрикасы, «Теплоэнергетик», «Терлек оны заводы» һәм «КэмпингДом», «Казаньсельмаш» ҖЧҖ, «Венеция Стоун» компанияләре, «Казан торба прокатлау заводы» ҖЧҖ, Макситон һәм башкалар үсүләрен дәвам итә.
2025 ел нәтиҗәләре буенча Биектау районы Татарстан Республикасы районнары арасында инвестиция эшчәнлеге рейтингында беренче урынны алган. Биредә 2 шәхси сәнәгать паркы уңышлы эшләп килә. Әмма, район башлыгы билгеләп үткәнчә, аларның мәйданнары инвесторлар соравын канәгатьләндерерлек түгел. Бу бурычны хәл итү өчен җир кишәрлекләренең 5 категориясен үзгәртергә кирәк. Узган ел документлар әзерләү буенча эш башкарылган иде. «Биектау» сәнәгать паркы буенча эшләр ахырына якынлаша. «Бу елга бурыч – тиешле килештерүләрне төгәлләү һәм җир милекчесе белән бергәләп әлеге мәйданчыкны резидентлар белән тутыру буенча актив эшләү», – дип белдерде Равил Хисаметдинов.
Мәгариф учреждениеләрен төзү һәм капиталь ремонтлау өлкәсендә федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләгәндә, район башлыгы билгеләп үткәнчә, 2025 елда иске биналар яңартылган, заманча балалар бакчалары ачылган. «Мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннарга ихтыяҗ арта бара. Якындагы елда ук 950дән артык бала балалар бакчасына чират көтәчәк, Ә балалар бакчаларына чират 2415 кеше тәшкил итә. Һәм бу сан челтәрне алга таба да киңәйтү кирәклеген раслый», – диде Равил Хисаметдинов. Ул Фәрит Мөхәммәтшинга Шигали һәм Эстачи бистәләре территориясендә актив төзелеш алып барылу һәм халык саны арту сәбәпле мәктәпләр төзүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. «Шигалидә мәктәп 180 урынга исәпләнгән, ә 500 укучы белем ала», – дип белдерде район җитәкчесе.
Проблемалы мәсьәләләр арасында Равил Хисаметдинов шулай ук районда педагогик кадрлар һәм медицина персоналы җитмәвен билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, бүгенге көндә районның 7 ФАПында персонал юк. «Иң борчылганы – безнең халыкның тиешле медицина ярдәменнән мәхрүм калуы», – дип сөйләде Равил Хисаметдинов.
2025 елда Биектау районының Әлдермеш авылында яңа мәдәният йорты ачылган, Биектау бистәсендә балалар сәнгать мәктәбе төзелеше тәмамланган һәм Усад авылында балалар сәнгать мәктәбе бүлекчәсенә капиталь ремонт ясалган. Биектау районы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшинга «Халыклар дуслыгы йорты»н төзү планлаштырылган «Биектау» станциясендә мәдәният йортын масштаблы ремонтлауда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.
Фәрит Мөхәммәтшин утырышка йомгак ясап, Биектау районында 2025 елда республика һәм федераль программалар кысаларында социаль инфраструктура үсеше дәвам итүен ассызыклады. 219,1 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган (ТРда 5 нче урын). 60 социаль объект капиталь ремонтланган һәм төзекләндерелгән. «Барлык бу уңай үзгәрешләр – тормышның яңа сыйфаты, уңайлы мохит тудыру, эш урыннары», – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.
Республика парламенты җитәкчесе район җитәкчелегенең игътибарын кайбер күрсәткечләргә юнәлтте. Сәнәгать җитештерүе индексы 91,6% дәрәҗәсенә төшкән. Фрид Мөхәммәтшин әйтүенчә, районның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге күрсәткечләре дә бик тыйнак. «Республика чәчүлек җирләренең 1,79%ын тәшкил итеп, республика күләмендә акчалата керемнең чагыштырма күләме нибары 2,96% тәшкил итә, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – 2025 елга агросәнәгать комплексының җыелма рейтингында сез 23 урында, бер ел эчендә биш позициягә төшкәнсез. Кече хуҗалыкларны үстерү рейтингында район 11 урында тора, сигез позициягә төшкәнсез».
Парламент җитәкчесе файдаланылмый торган җирләргә аерым игътибар бирергә кушты. «Узган ел районда 4 815 га файдаланылмаган җир ачыкланган, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп. – Район җитәкчелегеннән, авыл җирлекләре башлыкларыннан муниципаль җир контролен көчәйтүләрен сорыйм. Бу сезнең резервлар, сезнең үсеш нокталары».
Республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән аралашканда, Фәрит Мөхәммәтшин биектаулыларга дәүләт һәм республика программаларында активрак катнашырга кирәклегенә игътибарны юнәлтте. «Тулаем алганда районда эш бик яхшы оештырылган, биектаулылар республика Рәисе куйган бурычларны үтәп уңышлы эшлиләр. Биектау районы Татарстанның гомуми казанышларына зур өлеш кертә», – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Хисап сессиясе азагында район активына дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.
Утырыш эшендә РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, районның предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез