Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин КИУның Чистай филиалында Кытай теле аудиториясен ачуда катнашты

Бүген Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының Чистай филиалында Петр Кафаров исемендәге Кытай теле аудиториясен ачу тантанасында катнашты.

Тантанада шулай ук Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова, «Татарстан - Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, университет җитәкчелеге, укытучылар һәм студентлар катнашты.

Бүген Чистай Россия-Кытай хезмәттәшлеге контекстында актив үсә. Хәзерге вакытта Чистай районының кытай партнерлары белән кардәшлек элемтәләре урнаштыру турында килешүләре, шулай ук В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының муниципаль филиалының Кытай югары уку йортлары белән хезмәттәшлеге турында уннан артык документ гамәлдә.

Аудиториянең мәгариф өлкәсендә Россия-Кытай хезмәттәшлеге елында ачылуы аеруча символик мәгънәгә ия. “Телләрне балачактан өйрәнергә кирәк. Хәзер республика шундый тренд алды, һәм без чит телләрне, шул исәптән кытай телен өйрәнүгә зур игътибар бирәбез. Сезнең район актив рәвештә студентлар алмашу үткәрә, килешүләр төзелгән һәм эшли. Мондый дәрәҗәдә дуслыкны һәм татулыкны ныгыту безнең өчен бик кыйммәт”, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Аудитория Петр Кафаров хөрмәтенә очраклы гына аталмаган. Кытайны өйрәнүгә һәм ике мәдәният арасындагы элемтәләрне үстерүгә дистә елларын багышлаган бу шәхес мәгърифәт эшчәнлеген  Чистай җирендә башлый. Ул 1817 елда Казан губернасы Чистай өязе Иске Чишмә авылында туа.

Танылган шәрык галиме белем алуда беренче җитди адымнарын нәкъ менә шушында ясый — ул Чистай дини училищесында укый, ә аннары Казан дини семинариясендә белем алуын дәвам итә. Соңрак язмыш аны Санкт-Петербург дини академиясенә, ә аннары  Кытайга алып килә.

Палладий исеме белән монах постригын кабул итеп, ул Пекиндагы Россия диния миссиясе составына керә. Палладий Кафаров бу борынгы цивилизациянең кытай телен, тарихын, мәдәниятен һәм динен тирәнтен өйрәнә. Ул Россия академик синологиясенә нигез салучыларның берсе була, дипломатик эшчәнлектә катнаша һәм үзеннән соң бай фәнни мирас – Көнчыгыш Азия тарихы һәм мәдәнияте буенча хезмәтләр, тәрҗемәләр һәм материаллар калдыра. Аның күпьеллык хезмәтенең нәтиҗәләреннән берсе – фундаменталь кытай-рус сүзлеге.

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре