Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе урынбасарыПэн Цинхуа белән очрашты. Очрашу Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында узды. Парламентарийлар Россиябелән Кытай арасындагы күпкырлы хезмәттәшлек, шул исәптән парламентара элемтәләр кысаларындатөбәкара диалогны киңәйтү мәсьәләләре буенчафикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, Бөтенкытай халыквәкилләре җыелышы Даими комитеты Рәисе урынбасары Пэн Цинхуаның Казанга килүе Россия Федерациясенә эшлекле сәфәр кысаларында уза, аның төп максаты – РФ Федераль Собраниесе һәм КХР халык вәкилләре җыелышының Хезмәттәшлек буенча парламентара комиссиясе каршындагы уртакэшче төркеме утырышында катнашу.
Пэн Цинхуаның Республикабыз башкаласына эш сәфәре Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасын караудан башланды.
Мәдәният министры Ирада Әюпова һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина озатуында Фәрит Мөхәммәтшин һәм Пэн Цинхуа бу елның гыйнварында Казанда ачылган Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрын карадылар. Бина театр мәйданчыгына гына түгел, бәлки күп функцияле мәдәни үзәккә һәм иҗтимагый киңлеккә әверелде, аның концепциясе инновацион архитектура чишелешләрен традицион татар мәдәнияте элементлары белән берләштерүгә нигезләнгән.
Кытай сәясәтчесенең аерым игътибарын пыяла һәм алюминийдан эшләнгән фасад өчпочмаклары һәм милли театр интерьеры җәлеп итте. Бу архитектура табигый күренешләрне – казанлылар Кабан күлендә һәр кыш күзәтә алган «боз чәчәкләре»н чагылдыра. Театрның эчке бизәлеше татар хатын-кызларының традицион бизәнү әйберәре – чулпы тәңкәләре рәвешендә эшләнгән. Аларның орнаментлары элементларын Татарстанның халык рәссамы Наилә Кумысникова яңадан “тудырган”, аның эскизлары театр декорының нигезенә салынган. Дүрт сәхнә залында 1400дән артык тамашачы урнаша ала. Театрда дүрт зал бар: Зур зал, Шәрык залы, Универсаль һәм Камера заллары.
Очрашу барышында Фәрит Мөхәммәтшин дустанә Кытай Халык Республикасының парламент делегациясен Казанда сәламләвенә шат булуын белдерде.
Парламент башлыгы кунакка бу ялларда Татарстанда Рәис сайлаулары узуы, анда республиканың гамәлдәге Рәисе Рөстәм Миңнехановның ышанычлы җиңү яулавы турында сөйләде.
"Татарстан өчен РФ һәм КХР киң колачлы партнерлыгы кысаларында Кытай белән диалог өстенлекле характерда, турыдан - туры диалог линиясе буенча да, «халык дипломатиясе» күзлегеннән дә, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Шуны да билгеләп үтү кирәктер, соңгы елларда Кытай һәрвакыт безнең төп тышкы сәүдә партнерлары бишлегенә керә».
Соңгы 5 елда Татарстан һәм Кытай провинцияләренең товар әйләнеше 6 тапкырдан артыкка үскән һәм узган ел нәтиҗәләре буенча 24 млрд юаньга якынлашкан. Республика территориясендә Кытайның әйдәп баручыинвесторлары үз проектларын гамәлгә ашыра.
Татарстан, Идел буе федераль округының Россия Федерациясе субъектларыннан берсе буларак, Россиянең Идел буе регионнары һәм КХРның кайбер провинцияләре арасында «Идел – Янцзы» регионара хезмәттәшлегенең уникаль форматынгамәлгә ашыруга үзенең әһәмиятле өлешен кертә.
Татарстанда Кытайдан 2,6 меңнән артык студент белем ала
Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, нәтиҗәле хезмәттәшлек парламент дипломатиясеинструментлары аша да алып барыла. 2015 һәм 2019 елларда Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышыныңДаими комитеты рәисләре Чжан Дэцзян һәм Ли Чжаньшу җитәкчелегендәге делегацияләрнең визитлары безнең республика өчен әһәмиятле булды.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Кытай-Татарстан хезмәттәшлеген үстерүгә дәүләт лидерлары Владимир Путин һәм Си Цзиньпин дискуссияләре җитди перспективалар бирә, шул исәптән узган ел Казанда узган БРИКСның XVI саммиты «кырларында».
Казанга эш сәфәре кысаларында Пэн Цинхуа республиканың икътисадый, инвестицион һәм мәдәни потенциалы белән танышырга планлаштыра. Аерым алганда, иртәгә Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе урынбасары Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта булачак, Казан федераль университеты, шулай ук Республика балалар клиник хастаханәсе эше белән танышачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез