Һәркемнең – үз юлы

Глобаль кризис шартларында державаларның базарлар өчен көрәше кискенләшә. Трампның Россия нефтен сатып алган өчен Һиндстанга керткән пошлиналары индусларның ачуын чыгарды. Премьер-министр Моди тарафдарлары һәм бизнес лидерлары кешеләрне һинд товарлары сатып алырга өндиләр, Американың McDonald's, Coca-Cola, Amazon һәм Apple брендларына бойкот игълан итәргә чакыралар.

Ә Кытайга каршы өстәмә пошлиналар кертү Дәүләт департаментының хәленнән килми. Пекин бик актив рәвештә Россия чималын сатып алса да, күрәсең, икенчел санкцияләрдән имин булыр. Вашингтонда ел башында ук игълан ителгән пошлиналарны да чиннарга каршы кертүдән сакланалар. Трамп аларны яңадан 90 көнгә кичектерде. Пекин белән Стокгольмда сәүдә сөйләшүләре дәвам итә, ләкин Күк асты илен американнар сындыра алмыйлар әле. Евросоюз бирелде, японнар тез чүкте, Кытай һаман да нык тора. Дональд Трамп дүшәмбе көнне АКШның «Кытай белән бик яхшы килешүләрен», ә үзе белән КХР рәисе Си Цзиньпин арасында «бик яхшы мөнәсәбәтләр» булуын белдерде.

Кытай үзенең җирдә аз очрый торган металларга монополиясен көндәшләре белән тартышта бик уңышлы файдалана. Ашкынып кораллану юлына баскан Германия сәнәгате, мәсәлән, хәрби җитештерүне арттырганда, чимал дефицитыннан интегә. Пекин экспортлау өчен дәүләт рөхсәте кирәк булган материаллар исемлеген киңәйтте дә немецларга рәхәтләнеп аяк чала. Халыкара сәүдә белгече Гассабех, быел аперельдән башлап күпсанлы мөрәҗәгатьләргә карамастан, вазгыятьнең ачыктан-ачык начараюын әйтә. Бик күп предприятиеләрдә чимал запасы берничә атналык кына калган. Гассабех, әгәр Кытай тоткарлауны дәвам итсә, җитештерүне бөтенләй туктатырга туры киләчәген таный. Зыян күргән компанияләр Еврокомиссиягә мөрәҗәгать итәргә җыеналар. Кытай хөкүмәтенә дипломатик басым ясау үз эшен эшләргә тиеш, дип саныйлар.

Трамп арадашлыгы ярдәмендә ирешелгән Азәрбайҗан һәм Әрмәнстаның тыныч килешүе Кытай мәнфәгатьләренә зыян салачак икән. Күк асты иле Үзәк Азия һәм Көньяк Кавказ аша Европага «урта маршрут» дип аталган юл төзи башлаган иде. Әрмәнстан аша үтәчәк «Трамп юлы» Азәрбайҗанны Төркия һәм Европа белән тоташтыра торган иң кыска маршрут булачак. Башка Үзәк Азия илләре дә шул юлны сайлар: тимер юллар һәм автомобиль трассалары, нефть һәм газ үткәргечләре шул кыска юлдан үтәр. Болар барысы да американнар контролендә булачак. 40 километр кыска юл Пекинга ошамаячак. Япон белгечләре исә, «Трамп маршруты» террор актлары оештыру өчен уңайлы, дип белдерә.

  Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре