Ләкин зур кризислар алдыннан чын паника башлана да финанс базарында азау теше ярган спекулянтлар да зур югалту кичерә.
Соңгы көннәрдәге финанс мәтәлчеге спекулянтлар уены гына түгел, дәһшәтле кризисның быргы кычкыртуына охшаган. Бу дүшәмбедә Азия базарларында технологик компанияләрнең акцияләре күпләп сатылды. Көньяк Кореяның Kospi индексы 8 проценттан да түбән тәгәрәгәч, сәүдәне туктатып торырга мәҗбүр булдылар. Японнарның Nikkei индексы да кискен түбәнгә очты. «Роснефть» җитәкчесе Сечин: «Дөнья XIX гасырдагы АКШта тимер юллар бумы чорыннан соң финанс базарындагы тарихтагы иң зур финанс куыгы бусагасында тора», – дип дөрес әйтә. Сечин сүзләрен аңлаешлырак телгә күчерсәк, ике гасырга якын вакыт күзәтелмәгән зур финанс кризисы көтелә дигән мәгънәгә тап булырбыз. Америка аналитигы Эдвард Доуд та Трамп тизрәк Иран белән килешү төземәсә, икътисад катастрофасы башланыр дип фаразлый. Америка банкы рәсми рәвештә инвесторларга табышны фиксацияләргә киңәш итә, чөнки фонд базарында «чиктән тыш күп хәвефле сигналлар» күренә, ди.
Белгечләр башланып килә торган давылны Иран конфликты белән бәйлиләр. Чынлыкта алай түгел ул, фонд базары чамасыз нык кабарды, куыкларның шартлавы болай да котылгысыз иде. Иран белән конфликт катализатор ролен генә үти. Аны сылтау итү өчен башладылар да инде. Сугыш Тель-Авивта һәм Вашингтонда планлаштырылган сценарийдан чыгып китте. Технологик яктан артта калган һәм зәгыйфь Иран дөньяның бөек державасы алдында уңышлырак позициягә куелды. Буш сүзле булмас өчен, сүзне америкалы белгечләргә бирик. «Тәһран Ливандагы конфликтны, Һүрмүз бугазын һәм атом-төш сөйләшүләрен оста итеп бер чылбырга бәйләде, һәм бу Трамп администрациясендә гаять зур стратегик паника тудырды! Иран Вашингтонны да, Тель-Авивны да тулысынча уздырып җибәрде...» – ди АКШ Үзәк командованиясенең разведка буенча элекке директоры Карен Гибсон. Трамп һәм аның яраннары шуңа күрә ашыгыч рәвештә үткән ялларда башланып киткән Иран–Израиль атышын туктатырга тырышты. Сугышта җиңелүнең беренче билгесе – мәгълүмат сугышын оттыру. Израиль һәм АКШ аны оттыралар. Америка яһүде Норман Финкельштейн: «Израиль балаларны хобби итеп үтерә», – дип чаң суга икән, бу – сиончылар тез астына каты итеп суга торган белдерү.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез