Чебен-черки кешегә тынгылык бирмәсә, башка төрле бөҗәкләр һәм корткычлар үсемлекләргә зыян сала. Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә ялтырап торган яшел төстәге бөҗәкләрнең агачларны сырып алып ашап килүе күпләрдә сорау уятты. Бу ни бу? Яңа бөҗәк чыкканмы, әллә моңа кадәргеләре шулкадәрле азганмы? Белгечләрдән аларның чыгышы һәм котылу ысуллары белән кызыксындык.
Безнең кулга килеп эләккән видеоязманы Кама Тамагы районыннан җибәрделәр.
– Бер елны да шулай ашадылар, тик бу кадәрлене үк күргән юк иде. Искитмәле хәл, сирень агачын бөтенләе белән кырып ашап бара, – диде укучыбыз Гөлнур ханым.
Оста бакчачы Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов фикеренчә, бу бөҗәк шпан чебен (шпанская мушка) булырга тиеш.
– Бу бөҗәкнең беткәне юк, без балачакта ук бар иде, тик бу кадәрлене үк күрергә туры килгәне булмады, – диде ул, без юллаган фото һәм видеоязмаларга күз салгач. – Бу коңгыз сиреньне бетереп ашый. Кешегә дә агуын чыгара ала. Агуы бик көчле. Ул сирень тирәсендә кышлый, тик гомере кыска – өч ай гына.
Бакчачы әйтүенчә, бөҗәкләр уңай һава шартларында аза. Кайсына җайлы – шунысы аеруча тиз үрчи.
– Быел бөҗәкләр үрчер өчен идеаль һава торышы тора. Апрель җылы булды, май салкынча, июнь эссе килде. Менә шуңа күрә алар азган да инде, – диде ул.
Мөхәррәм абый әйтүенчә, шпан чебен башка агачларга тими, ләкин агу сиптереп юкка чыгарсаң, хәерле. Аны бәрәңге кортын агулый торган препаратлар белән бетереп була.
Хәер, быел колорадо коңгызы да авыл халкына шактый мәшәкать тудырырга охшап тора. Алабуга районының Татар Дөм-Дөме авылында яшәүче Гөлнур Сәлимгәрәева әйтүенчә, корт бәрәңге сабакларына кадәр ашый.
– Һава торышы эссе тора бит, төрледән-төрле бөҗәкләр күп чыга. Танышларыбыз быел колорадо коңгызының котыруын әйтә. Берни калдырмыйча ашап бетергәннәр. Мондый хәлне күргән юк иде, сабакларына кадәр ашаганнар, дип әйтәләр. Мин үзем карап, күзәтеп йөрим. Бездә әлегә хәлләр алай ук начар түгел, – диде ул.
Алда телгә алган бөҗәкнең шпан чебен булуын Россельхозцентрның Татарстан буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова да раслады.
– Бу – чыннан да, шпанка, – диде ул. – Тик сирень куакларына гына зыян сала дип, проблемага җиңел карарга кирәкми. Кортлары ерткыч. Зур үскән бөҗәкләр өрәңге, корычагач, тупыл, карагай, бүрекүз (бирючина) кебек агач һәм куакларны үз итә.
Гүзәл Хөсәенова әйтүенчә, соңгы елларда республикада ниндидер ят, моңа кадәр таныш булмаган бөҗәкләрнең таралганы юк. Бары тик җылы кыш һәм эссе, коры җәй моңа кадәр булган корткычларның артуына гына китерә.
«Нурлат урманчылыгы» идарәсенең Мамык участогы урман караучысы Наилә Сафиуллина белән дә элемтәгә чыктык. Аның сүзләренчә, бу нәкъ менә сирень агачларын гына ашаучы саранча булырга тиеш. Хәер, исемнәре төрле булса да, белгечләрнең биргән бәяләмәләре охшаш булып чыкты.
– Монда юлына очраган һәр нәрсәне ашап бара торган саранча турында сүз бармый, әлбәттә, – дип аңлатма бирде урманчы. – Фото һәм видеоязмалардагы бөҗәк бары тик сирень агачын гына ярата. Ул ел да күзәтелә, быел бары тик кайбер урыннарда азган гына.
Тәҗрибәле урманчы сүзләренчә, хәзерге вакытта урманнар өчен иң куркыныч бөҗәк – ефәк күбәләге, чөнки ул агач яфракларын берсен дә калдырмыйча ашап бара.
– Узган ел бездә күп булды алар, быел гел күренмәде. Аның каравы моңа кадәр күренмәгән башка район урманнарына күчте. Ефәк күбәләге – ун елга бер тапкыр котырып, азып ала торган бөҗәк. Шуннан соң бетеп тора. Азган вакытта кортларын һәм бөҗәкләрне агулап кына бетереп була, – диде Наилә Сафиуллина.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, быел дәваханәләргә талпан тешләгән 5057 кеше мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүчеләрнең иң күбе – Казанда. Монда 1172 очрак теркәлгән, Чаллыда – 690, Түбән Кама районында – 496, Әлмәт районында 458 очрак ачыкланган. Быел кешеләргә кадалган – 2228, табигатьтән алынган 80 талпанны тикшергәннәр. Татарстанда боррелиоз һәм талпан энцефалиты белән авыруның өчәр очрагы теркәлгән.
Фото: vk.com
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез