Газетага язылу

Яума әле! ​​​​​​​Кояшны сагынучылар өчен күңелле хәбәрләр юк

Отпуск заяга үтә, җиләкләр күгәрә, печән кибә алмый азаплана, аның каравы чүп котырып үсә. Бу адәм баласына ярап булмый инде. Эссе булса да гаеп, яңгыр яуса да җәйнең яме юк. Куерып йөргән болытлар арасыннан кояш эзләп, җылы көтеп утырабыз. Быел җәй тәмен кайчан татып булыр? Халык синоптиклары фаразлары туры киләме?

Яума әле! ​​​​​​​Кояшны сагынучылар өчен күңелле хәбәрләр юк
Фото: Татар-информ

Кояшны сагынучылар өчен күңелле хәбәрләр юк әлегә. Татарстанның Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, бу атна башында һава шартларында сизелерлек үзгәрешләр булмаячак. Төнлә һәм көндез көчле яңгыр көтелә, иртән һәм көндез яшен, урыны белән боз яварга да мөмкин, көчле җил дә булмый калмас, дип кисәтәләр. Уртача алганда, көн саен булмаса да, көнаралаш шушындый көннәр көтә якын арада.

Республиканың бөтен районнарында да бер үк төрле түгел хәлләр. Берәүләрнең бакчалары суда утырганда, икенчеләре җәй буена бер тапкыр гына яңгыр күрү бәхетенә ирешкән. Апаста сирәк кенә явып киткән яңгырга сөенсәләр, Арчада айлык норманың 95 проценты яуган инде. Чүпрәле районына исә норманың 16 проценты гына туры килгән.

Җиләк чорының уртасына җиттек. Иң җитезләре инде каен җиләге, җир җиләге тулы чиләкләр тотып, социаль челтәрләр аша фотолар белән кызыктыра. Авыл халкына рәхәт: яңгыр туктап, җир җилләп китсә, тау итәгенә барып утыра.

– Атна буе авылга кайтып җиләк җыярга хыялланам, ике атна инде ялларда яңгыр ява, – ди Казанда яшәүче Эльмира Шәйхетдинова. – Минем өчен әни борчыла, җиләк инде күгәрә башлады, ди. Артык дымда утырган тау җиләге мине көтеп җиткерә алырмы инде быел?! Кайнатмасы дип тә борчылмыйм, барып утырып бер җыясы килә. Менә бу атнаны эшләп бетерсәм, отпуск башлана инде. Ел саен шул җиләк чорына туры китереп алырга тырышам. Аның вакыты бер генә бит, яңгыр туктасын иде, дип телим. Эсседә җиргә ятып, кулларны кыякка кисә-кисә җиләк җыймасам, җәйне күргән кебек тә булмыйм.

Җиләк, җәйге яллар дип борчылган халык зарлары авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючылар өчен мәзәк. Уңыш өчен җан аткан җир кешесе әлегә яңгырның һәр тамчысы өчен куана. Май ботканы бозмый, ди кукмаралылар.

– Аллага шөкер, яңгырның бик кирәк вакыты хәзер. Тигез үк яумаса да, яңгыр җитмәүдән зарланмыйбыз, – ди Кукмара районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Илдар Габбасов. – Хәзер чәчелгән уңышны тәрбияләп үстерәбез, ашатабыз, авыруларга каршы чаралар күрәбез.

Басу-кырларга яңгыр кирәк инде анысы. Ә менә печәннең беренче катын әле генә өлгертеп, чабып куйган авыл халкы һәр көнен һава торышын күзәтүдән башлый. Печәнне яңгырга калдырасы килми шул. Балтач районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство бүлеге җитәкчесе Ирек Галимов район хәлләре белән бүлеште.

– Хәзер беренче урында сенаж әзерләү бурычы тора. Яңгыр эшне бераз тоткарлый инде анысы, әмма җәйге яңгыр менә генә ява, менә генә туктый да. Вакытны бушка уздырмыйбыз, хуҗалыкларда печәнне әйләндерәләр, болгаталар, сенаж салалар. Хәзергә 80 мең тонна сенаж салынды. Икенче чабымнан печән әзерләячәкбез.

Һава торышы без көткәннән үзгә булса, Балтач районы Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиевкә шалтыратабыз. Аның исә – үз сынамышлары. Барысы да теркәлгән, чагыштырылган, тәҗрибә бизмәненә салып үлчәнгән.

– Җәй начар булмас быел, җылысы да, дымы да җитәр. Кышы да кызык булды бит. Хәтерләсәгез, декабрь башында да әле кыш килде дияргә тел бармады, кар да юк иде. Бураннар да булмады быел, кар әкренләп кенә явып торды. Иң салкын көн дигәндә дә 25–27 градустан ары төшмәде. Җирнең туңы булмагач, кар күп булса да, ташулар, су басулар урап узды, су сеңеп бетте. Июнь дә шул декабрьгә охшап килә: фасылы җиткән, билгеләре юк. Ай ахырына кадәр шулай булыр, дип уйлыйм. Көн озынаеп туктаган чакка туры килер әле яңгырлар, дип фаразлаган идем аны, шулай булып маташа бит менә. Җәйне июльдә көтәбез инде. Август аенда, нәкъ бәрәңгенең үскән чагында корылык булуы бар менә, анысы бераз шом өсти. Ә менә печәннең икенче чабымына көннәр әйбәт булачак. Җәй сентябрьгә кереп, уңыш җыеп алу өчен дә көннәрдән уңарбыз быел, дип уйлыйм, – дип, күзәтүләре белән бүлеште халык синоптигы.

Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, июньнең өченче декадасында Татарстанда һава температурасы климатик нормадан бер градуска түбән булачак. Гомуми алганда, аерма күп тә түгел. Әмма анысы да сиздереп маташа бит әле. Сезонлы фаразларга караганда, август һәм сентябрьдә Татарстанда һава температурасы бер градуска югарырак булырга тиеш. Менә монысы – кечкенә булса да, сөендерә торган аерма. Безнең файдага. Җәй файдасына!

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре