2022 елда исерек шоферларны ачыклау өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре экспресс-тестлар файдалана башларга мөмкин.
«Быел ук ЮХИДИ инспекторларының юлларда исерек шоферларны тиз арада ачыклау өчен приборлары пәйда булыр дип көтелә. Төгәл дата соңрак билгеле булачак», — дип хәбәр иткән ТАСС агентлыгына хокук саклау органнары вәкиле.
Элегрәк Россия Эчке эшләр министрлыгы мондый тестларны кертү мәсьәләсе хәл ителүе турында хәбәр иткән иде инде. Экпресс-тестлар машина йөртүчеләр полиция хезмәткәрләре белән аралашкандагы вакытта чыгымнары киметергә, аларның субъективлыгын булдырмаска, шулай ук конфликтлы хәлләрне булдырмый калырга ярдәм итәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез