Ул билгеләп үткәнчә, Россия ягы Татарстанның киләсе ярышларны кабул итәргә әзер булуы турында рәсми хат юллаган. Кыргызстан, үз чиратында, аларны әзерләүдә һәм үткәрүдә кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер.
Соңрак Россия спорт министры Михаил Дегтярев, ачылыш тантанасыннан фотолар урнаштырып, үзенең телеграм-каналында бу мәгълүматны раслады.
Тантананың кунаклары арасында Россия Президенты Владимир Путин, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди, Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев һәм башка дәүләтләрнең җитәкчеләре бар иде. Чарада шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Элегрәк VII Күчмә халыклар уеннарын үткәрү ихтималы булган мәйданчыклар арасында Алтай Республикасы һәм Башкортстан да аталган иде. Бишкәктәге ачылыш тантанасында бу вариантлар телгә алынмады.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез