Тантаналы чара яңа «Бишкәк Арена» стадионында узды. Чарада Россия Президенты Владимир Путин, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Әрдоган, Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди, Казакъстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев һәм башка илләрнең лидерлары катнашты.
Кыргызстан Президенты Садыр Жапаров спортчыларны һәм бәйрәм кунакларын сәламләде. Ул уеннарның Евразия күчмә халыкларының мәдәни мирасын саклауга һәм популярлаштыруга юнәлтелгәнен ассызыклады.
Шулай ук Садыр Жапаров 2028 елда VII Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары Татарстанда узачак дип игълан итте.
Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары – ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә кертелгән милли һәм этник спорт төрләре буенча халыкара ярышлар. Кыргызстанда уеннар 31 августтан 6 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
1 сентябрьдән 5 сентябрьгә кадәр уеннар мәйданчыкларында традицион спорт төрләре һәм милли уеннар буенча ярышлар узачак. Чолпон-Атадагы физик культура-сәламәтләндерү комплексында милли көрәш төрләре – гореш, кураш, монгол боху, алыш, сумо, мас-рестлинг, шулай ук аркан тартышу һәм стронгмэн буенча ярышлар булачак. Шунда ук дөнья халыкларының күрсәтмә уеннары да узачак. Чолпон-Ата ипподромында күк бүре һәм күкпар буенча ярышлар планлаштырылган. Кырчын җирлегендә 300 км га ат марафоны, умыртка сөяге вату ярышлары һәм милли ордо уены узачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез