Газетага язылу

Искегә утырганга исең китмәсен: яңа машина сатып алуның мәгънәсе бармы?

Россия юлларындагы машиналарның 70 проценттан та күбрәге – 10 «яшь»тән өлкәнрәк машиналар. Автостат белгечләре исәпләп чыгарган: сүз инде шактый искергән 32 миллионга якын автомобиль турында бара. Илдәге автопаркның ник картайганын беләбез. Бу нәрсәгә китерәчәк? Ә иң мөһиме: яңа машинага кайчан күчеп утырабыз? Бу хакта белгечләрдән сорадык.

«Кичә кирәк иде»

Татар блогеры, аш-су остасы Эльмира Камалиева шушы арада гына өр-яңа машина сатып алган.

– Бу – күптәнге теләгем. Өч балабызның укуы да, бөтен түгәрәкләре дә – минем җилкәдә. Ирем өйдән иртән үк чыгып китә, ул – сәгать җидедә эштә була торган кеше. Кич кенә әйләнеп кайта. Сырхауханәгә, кибетләргә йөрергә дә, үз эшем буенча да машина кирәк иде. Шуңа күрә икебезгә ике машина сатып алырга уйладык. Кытай автомобиленә тукталдык. Өч баланың да креслосын куярлык иркен машина сайладык. Автомобиль салонында сенсорлы экранга караганда, төймәләр булса, әйбәтрәк дип тә уйлыйм. 30–35 градус салкында ул экраннар эшлиме әле юкмы, билгесез. Электроника барыбер шикләндерә. Кытай машиналары белән бик үк таныш булмагач, интернетта күп мәгълүмат укырга туры килде, – дип сөйләде Эльмира Камалиева.

Яңа машина хәрәкәт итү чарасы булудан бигрәк, зиннәт билгесенә әйләнмәгәе. «Россия автомобиль дилерлары» ассоциациясе җитәкчесе Алексей Подщеколдин әйтүенчә, бу елның беренче яртысында илдә сатылган машиналарның 19 проценты гына яңа автомобильләргә туры килгән. Калганы – кулдагы, ягъни иске машиналар.

Соңгы мәгълүматларга караганда, бүген илдә 44 миллион 606 мең 409 җиңел автомобиль исәпләнә. Шуның 71 проценты, ягъни 32 миллионга якыны инде 10 елдан артык кулланышта. Чагыштыру өчен, 2021 елда әлеге сан 27 миллион чамасы тәшкил иткән. Рульдәгеләр искене яңага алмаштырырга ашыкмагач, автомобильләрнең уртача «яше» дә олыгая, билгеле. Бүген әлеге күрсәткеч – 15,2 ел. Машиналар соңгы ике-өч елда сизелерлек «картайды», ди белгечләр.

– Автомобиль паркы даими яңартылып торсын өчен, елына 2–3 миллион яңа машина сатылырга тиеш, – ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин. – Быел исә автомобиль базарында ел азагына кадәр 1,5 миллион «тимер ат» сатарга ниятлиләр. Әгәр моңа ирешә алсалар, бу – соңгы еллар өчен зур уңыш булачак. Рәсми саннардан күренгәнчә, 2022 елда илдә – 700 мең, 2023 елда 1 миллион чамасы яңа машина сатылган. Шул ук вакытта, 2022 елдан бирле яңа автомобиль бәяләре якынча 1 миллион сумга кыйммәтләнгән. Бу елның июлендә илдә заводтан чыккан автомобильнең уртача бәясе 3,35 миллион сум тәшкил итте. Шуңа күрә машиналар алга таба да «картаячак», дип саныйм.

Бәяләр дә кыйммәтләнәчәк. Һәрхәлдә, чит ил автомобильләренә 1 октябрьдән  утильләштерү җыемы артачак. Гади тел белән әйткәндә, бу – машинаны ил чигенә алып кергәч, бер тапкыр түләнә торган акча. Ул дәүләт казнасына китә һәм киләчәктә автомобильне юкка чыгару өчен тотылачак. Үзенә күрә салым, кыскасы. Сатучы әлеге чыгымны автомобиль бәясенә өсти, әлбәттә.

– 1 октябрьдән соң «иномарка»лар уртача 500 мең сумга кадәр кыйммәтләнергә мөмкин. Шуңа күрә: «Машинаны кайчан алырга?» – дип киңәш сораучыларга җавап бер:  кичә кирәк иде. Хәзер кеше кулдагы машинасын сатарга теләми, автомобильләрнең «яше» олыгая. Моның нәтиҗәсе соңрак үзен сиздерәчәк әле. Без «пробег»лы машина сорап килүчеләргә яңа автомобиль сатып алырга киңәш итәбез. Шәхсән минем фикеремчә, бүген кулда булган машина сатып алганчы, Кытайда җитештерелгән, әмма яңасын алу отышлырак. Бәясе ягыннан да, гарантиясе буенча да. Курыкмыйча, тыныч күңел белән йөрисең, – ди яңа һәм кулда булган машиналар сату-алу белән шөгыльләнүче Марат Гатауллин.

Ни чарадан бичара

Бөтенроссия автомобиль йөртүчеләр җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Юрий Кулагин фикеренчә, автомобиль базарындагы вазгыятькә артык аптырыйсы юк.

– Без моннан бер-ике ел элек үк юллардагы җиңел машиналарның уртача яше артачагын әйттек. Моның сәбәбе билгеле: илдән төп дилерлар китте. Тәкъдим кимегәч, автомобиль бәяләре бик нык артты. Дөрес, Кытай машиналары бушап калган урынны яуларга тырыша. Тик бу гына җитми. Шуңа күрә халык, телиме-юкмы, кулдан сатып алган машинага күчеп утырырга мәҗбүр булды. Чөнки иске автомобильләр очсызрак. Тик аларның ышанычлылык дәрәҗәсе түбән, – ди ул.

Юрий Кулагин әйтүенчә, «картлач»лар шактый тузган инде. «Иске машиналар гел ватылып тора. Еш кына мондый көтелмәгән хәл юлда килеп чыга. Алай гына да түгел, иске машина йөртүчеләр юлда авария китереп чыгарырга да мөмкин, – ди төбәк бүлеге җитәкчесе. – Автомобиль хуҗасы машинасын карап, ремонтлап торса ярый ла. Күпчелек: «Әй, йөреп тора бит әле. Ремонтка соңрак керермен», – дип, гел бу эшне кичектерә. Иске машинаның мәшәкате дә, чыгымнары да күбрәк. Азык-төлек кибетендә дә акча булса – сумка тутырып тәм-том аласың, булмаса, буш кул белән чыгып китәсең бит. Яңасы кыйммәт булгач, күз һаман да шул кулланышта булган машина базарына төшә.

Россия эчке эшләр министрының беренче урынбасары Александр Горовой да, транспорт чараларының техник торышы начар булу аркасында, юл һәлакәтләре саны арта, дип белдергән иде. Дөрес, төгәл саннары юк. «Гадәттән тыш хәл урынында машинаның техник торышына экспертиза ясалмый», – дип аңлатты «ВТ» хәбәрчесенә бәйсез эксперт Артур Архипов.

Алдан түлисе

Тормыш кайчан үзгәрер? Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов фикеренчә, шактый сабыр итәргә туры киләчәк.

– Машина бәяләре кыйммәтләнү чит илләр безгә каршы санкцияләр керткәч башланды. Бу бигрәк тә автомобиль сәнәгатендә үзен нык сиздерде. Машина җыю белән шөгыльләнүче «Мерседес», «Тойота», «Хундай» кебек зур компанияләр Россия базарыннан китте. Нәтиҗәдә «иномарка»ларны чит илдән генә кертә башладылар. Логистика чыгымнары өстәлгәч, автомобильләрнең бәяләре артты. Моңа утильләштерү җыемын да өстәргә кирәк. Җитмәсә, доллар да гел «уйнап» тора. Ул йә 70 сумга кадәр төшә, йә 100 сумга кадәр югары сикерә. Тик сатучылар гына бер күтәргән бәяне кире төшерергә яратмый. Ташлама ясасалар да, ул әллә ни күп булмый. Ахыр чиктә, чит илдән безгә кайтып җиткәнче, машина бәясе 2–2,5 тапкыр кыйммәтләнә, – ди белгеч.

Фәнис Хөсәенов сүзләренә караганда, юллардагы машиналарның искерүе халыкның акча янчыгы җиңеләюгә бәйле түгел. «Машина бәяләре бик нык кыйммәтләнде. Шуңа күрә халыкка яңа автомобиль сатып алу өчен акча җыярга вакыт кирәк. Алдагы өч елда вазгыять үзгәрмәячәк, дип саныйбыз. Ягъни машиналар хәзер ничек кыйммәт булса, шулай калачак», – ди белгеч.

Яңа автомобиль сатып алырга теләүчеләргә киңәш тә бирде ул.

– Бүген машинаны кулдагы акчага сатып алучылар аз. Күпчелек кредит рәсмиләштерә. Ә банклар хәзер акчаны 20 процент белән бирә. Шуңа күрә автокредит күләме машина бәясеннән дә артып китәргә мөмкин. Якын арада автомобиль сатып алырга телисез икән, беренчел кертем буларак аның 50 процентыннан да ким булмаган өлешен түләп куегыз, – диде Фәнис Хөсәенов.

Яңа машинага таба юл әнә шундый.

Россия автомобиль паркының «яше»

 

3 елдан да азрак 3–5 ел 5–7 ел 7–10 ел 10 елдан да күбрәк
2021 10 % 7 % 6 % 16 % 61 %
2022 7 % 8 % 6 % 13 % 65 %
2023 7 % 7 % 8 % 11 % 68 %
2024 5 % 7 % 8 % 9 % 71 %

Автостат мәгълүматлары

 

Сан

Бу елның гыйнвар – июнь айларында илдә сатылган яңа машиналарның 57 проценты – Кытай, 35 проценты – Россия, 8 проценты башка маркаларга туры килгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре