Мин кызыклы хәлләргә күбрәк юлыгам бугай инде ул. Бәлки алай да түгелдер, мин бары тик аларга ешрак игътибар итәмдер. Язучы буларак та, кызыксынучан кеше буларак та.
Кайчагында гаиләдә, берсен-берсе өзелеп яраткан кешеләр арасында, бер дә юктан гына тавыш чыга. Мин аның сәбәбен белмим, тик яратышкан кешеләр юктан гына эләгешеп китә. Ир кайтып керә, ботинкасын салганда келәмне кыйшайта, хатыны нидер әйтә, ир каршы төшә… Китә шуннан талашу… Кайберәүләр аерылышып туктый…
Кайчагында күптән җыелып килгән ачу-үпкәләрне дә бернинди талаш-гаугасыз хәл итеп була. Һәм аның ысулы бик гади генә икән. Һәркемнең күзенә бәрелеп торырлык нәрсәләрне бөтен кеше дә күрми бугай ул.
Берничә ел элек кенә кавышкан ир белән хатын матур гына яшәп яталар. Яратышып, бергә икәнлекләренә сөенеп. Көннәрнең берендә хатыны бию түгәрәгенә язылып кайта. Мәктәптә чагында ук кызыксынган инде, шуннан ташлаган, әле вакыты булгач, дәрте кузгалып киткән – гадәти хәл. Бии бу, үзенең биюен видеога төшереп, иренә күрсәтә. Яшьлектә кызыккан шөгыленә кире кайткач, кешенең күңеле күтәрелә бит инде, шул сөенечен ире белән уртаклашырга тели. Тик ире коры гына кырт кисә:
– Бу видеоларны интернетка куя күрмә инде син. Танышлар күрсә, күзне дә ачырмаслар.
Хатынының күңеле төшә бераз, тик берни дә сиздерми. Икенче көнне дә, биеп кайткач, андагы хәлләр белән уртаклаша. Күңеле канатлы моның. Тик ире әйтеп куя:
– Юкка вакыт уздырасың. Син барыбер йолдыз булмыйсың бит, яшең ул түгел.
Хатынның теләге йолдыз булу түгел, аңа бары тик вакытын күңелле дә, файдалы да итеп үткәрергә кирәк. Ачуы чыкса да, ул дәшми. Акыллы хатын инде: берәү булса, тавыш кубарыр иде.
Бераздан бу чигү белән мавыга башлый. Сөлгеләргә, кулъяулыкларга бизәкләр төшерә. Тыныч шөгыль, күңелне ял иттерә торган, рәхәт шундый. Тик ире монда да үз өлешен кертә:
– Әбиләр шөгыле бит инде, кемгә кирәк хәзер чигүле нәрсә?! Юкка вакыт үткәрәсең…
Хатын-кызның кызыксынуы күп була аның. Бераздан бу аш-су белән мавыгып китә. Алай да пешереп карый, болай да пешерә. Ризыклары тәмле килеп чыккач, күңеле үсеп китә. Тәмле ашарга яратса да, ире бу юлы тагын сүзсез калмый:
– Нәрсә дип шул тиклем этләнәсең инде? Син пешердең ни, кибеттән алдың ни – аермасын кем тоя аның…
Хатын хәзер моның сүзләренә игътибар бирә башлый. Электән үк шулай булдымы, яңарак кына барлыкка килгәнме – ире бит моның бер эшен дә хупламый икән. Нинди шөгыльгә генә тотынса да, гел кимсетеп, тискәрегә сукалап тора. Китап укыса – китабы ул түгел, кино караса – киносы… Аныңча, хатынының кулыннан берни дә килми, ул берни белән дә кызыксынмаска, шөгыльләнмәскә тиеш булып чыга.
Шундый чәйнәвеч холыклы мыжык ир белән яшәп буламыни?! Бөтен эшеңә катышып, гел гаеп табып торсын әле… Я аерылырга кирәк моннан, я мәңге онытылмаслык давыл кубарырга.
Тик хатын алай итми. Ул иң гади юлны сайлый. «Ник син минем бөтен эшемә канәгатьсезлек белдерәсең?» – дип, турыдан-туры сорый ул бер мәлне. Һәм үзе кичергән тойгыларны иренә аңлатып бирә. Нәрсә беләндер шөгыльләнү шул өлкәдә беренче булырга теләүне аңлатмый, ул тормышыңны нәни генә шатлыклар белән бизәүнең бер төре дә булып тора. Моның өчен сине иң якын кешең кимсетергә тиеш түгел. Кемдер кимсеткәндә дә, иң якының кимсетергә тиеш түгел.
Ир дәшми-тынмый тыңлый. Аннан моңсу гына кочаклап ала: «Гафу ит, җаным. Мин бит үземчә шаяртам дип уйладым. Ул сүзләрне күңелеңә аласыңдыр, сиңа кыен буладыр дип белмәдем. Мин сине кимсетүемне аңламаганмын бит…»
Шушы сөйләшүдән соң барысы да үзгәрә. Хатын ни белән генә шөгыльләнсә дә, ире кимсетерлек сүзләр әйтми башлый. Баштарак бу авыррак килеп чыга, соңрак көйләнә. Хәтта ир хатынының шөгыльләре белән ихластан кызыксына башлый, хәтта киңәшләр бирә.
Шул менә.
Кайбер нәрсәләрне хәл итү юлы без уйлаганнан да гадирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез