Газетага язылу

Казан һәм Дербент тугандаш шәһәрләргә әверелде

Татарстан башкаласы һәм Россиянең иң көньяк шәһәре Дербент тугандаш шәһәрләр статусын алды. Бу хакта үзенең Telegram-каналында Дагыстан шәһәре мэры Рөстәм Пирмагомедов язган.

Тиешле килешүгә Дербент башлыгы һәм Казан мэры Илсур Метшин бүген тарихи бинада Нарын-калада имзаладылар.

"Безнең шәһәрләрдә яшәүчеләр арасында уртаклыклар күп - менталитетта, традицияләрдә, диндә. Тулаем алганда, Дагыстан һәм Татарстан тугандаш республикалар», - дип билгеләп үтте Пирмагомедов, Дербент та, Казан да бүгенге Россия территориясендә ислам үсешенең борынгы үзәкләре булуын өстәп.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре