Казан шәһәр Думасы 2030 елга кадәр Татарстан башкаласын тотрыклы үстерү стратегиясен раслады. “Экологик иминлек” бүлеге документта төп урын алып тора.
Анда, аерым алганда, эшкәртелә торган икенчел чимал күләмен һәм аны кабул итү нокталарын ике тапкыр арттыру, җиргә күмелә торган калдыкларны 50 проценттан кимрәккә калдыру, 25 процентын – “тормышка” кире кайтару, бизнес һәм шәһәрдә яшәүчеләр арасында 40 процентының чүпне даими рәвештә аерып җыюына ирешү, җәмәгать транспортыннан файдаланучылар өлешен 30 проценттан 45 процентка җиткерү, һаваны пычратучы транспортны ике тапкыр киметү, күпфатирлы йортларның 50 процентын “яшелләндерү” бурычын хәл итәргә туры киләчәк. “Планканы югарырак күтәрәбез. Казанда яшәүче бер кеше елына 434 килограмм чүп барлыкка китерә.
Калдыклар белән эшли генә башлаган чорда полигонга пластик һәм пыяланы кимрәк озатудан да мөһимрәге юк кебек тоела иде. Ә бүген без чүпнең 30 процентының ризык калдыкларыннан торуын беләбез. Инде хәзер үк Азык-төлек департаменты һәм мәктәпләр бу хәлне үзгәртү өчен фермерлар белән эшли”, – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез