«Мисс Татарстан-2023» конкурсының 25 нче юбилей финалы республика башкаласында тәмамланды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Инфляция шартларында, ягъни акчаның бәясе кимегән бер мәлдә күпләребез аны ничек тә сакларга тырыша. Иң гади һәм ышанычлы ысулларның берсе – банкта саклау. Финанс белгече Марат Зиннуров нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген аңлатты.
«Бердәм Россия» партиясенең Халык программасы халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Соңгы елларда ул кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртып эшли торган бер тармакка әйләнде». Бу хакта РФ Дәүләт Думасының Татарстан буенча депутаты Татьяна Ларионова Алексеевск районында программаны гамәлгә ашыру буенча республика комиссиясенең күчмә утырышында әйтте.
Хәзерге вакытта Татарстандагы 2041 тарихи объект дәүләт тарафыннан саклауга алынган. Шуларның 473 енә – федераль, 1211 енә – республика, 357 сенә исә район-шәһәрләр дәрәҗәсендә игътибар бирелә.
Кесәдә артык акча юк, ә яхшы машинада йөрисе, күпкатлы йортта яшисе килә. Шул хыялларын тормышка ашыру өчен, әҗәт капкынына эләгә дә инде халык: бай дустыннан бурычка акча ала, кредит яки ипотека рәсмиләштерә.
«Зәңгәр кыңгыраулар», «Яран гөл», «Йөрәк сере», «Гаепләмә», «Талларым». Бу җырларның исемнәрен саный башлауга, колакта аның моңлы тавышы яңгырый. Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова – яраттыра белә торган җырчы. Сәхнәдә үз-үзен тотышы, җырлаган җырына, аны тыңлап утырган халыкка карата мөнәсәбәте белән артист күңелгә рәхәтлек бирә. Аның бүген дә популяр булу сере шуңа да бәйле.
Авылда без әллә нәрсәләр үстерәбез бит инде. Бәрәңге, мәсәлән. Уңдырышлырак булсын дип, җирне ашлыйбыз, йомшартабыз, әллә нәрсәләр белән эшкәртәбез. Шуннан бәрәңге утыртабыз. Ул шытып чыкканчы ук, чүп үләннәре калкына, аларны йолкып ташлыйбыз. Җепселләре дә калмасын өчен тырмалап чыгабыз. Бәрәңгенең колагы күренүгә, колорадо конгызлары җыела.
Түбән Кама районының Ширәмәт авылында яшәүче Уфимцевлар гаиләсе алты ел элек шәһәр тормышын авылга алыштырган. Татьяна сыр пешереп, табигый кремнар эшләсә, ире Евгений агачтан өй җиһазлары ясый. «Авылда рәхәт! Без монда чын матурлыкны күреп, иркен сулыш алып яши башладык», – ди алар.
Тәтеш районыннан Татьяна Спирина «Һөнәре буенча иң яхшысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының федераль этабында җиңү яулады.
Фикер өстәү
Фикерегез