Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин журналистлар белән очрашуда әйткәнчә, гаеткә ай ярым кала республикага читтән сарыклар кертелә башлый. Алар белән бергә бруцеллез, оспа, тилчә кебек чирләр дә керергә мөмкин.
– Башка төбәкләрдә бу авырулар бар, һәм без алар өчен җавап бирә алмыйбыз. Шуңа күрә, инфекцияләр кертүне булдырмау максатында, үзебезнең республикада үстерелгән сарыклар сатып алырга кирәклеген әйтәбез. Бу, беренчедән, авырулар таралмас өчен кирәк, икенчедән, үзебезнең сарык үрчетүчеләргә дә зур ярдәм булыр, – диде ул. Әлеге вакытта республиканың барлык төр хуҗалыкларында 188 мең баш сарык исәпләнә. Аларны бигрәк тә Актаныш (11 мең), Балтач (5 мең), Тукай (13 мең) районнарында күпләп асрыйлар.
–Алыпсатарларның максаты – читтән арзанга алып кайтып, монда кыйммәткә сату. Кызганыч, халык арасында корбанлыкны алганда сатулашу килешми дигән ышану бар, алыпсатарлар шуннан куллана да. Шунысын да әйтәсе килә: сатулашырга ярый, хәтта хуплана да. Безнең сарыклар читтән кайтарылганнарга караганда яхшырак та әле, – диде Габделхак Мотыйгуллин. Җитәкче терлекләрне читтән алып кайтканда үтәлергә тиешле кагыйдәләр турында да искә төшерде.
- Әлеге эшләр Татарстанның Баш ветеринария идарәсе белән алдан килештерелергә һәм терлекләрнең рәсми ветеринария таныклыклары булырга тиеш. Шулай ук аларның "Хорриот" федераль системасына кертелүе, монда китерелгәнче һәм кайтарылгач, мәҗбүри карантин чаралары үтәү мәҗбүри, – диде ул.
Искәртеп узабыз, узган ел республикада рәсми мәйданчыкларда 12 мең 946 баш, шул исәптән Казанда 6 мең 438 баш сарык чалынган. Казаннан 87 тонна биологик калдыклар чыгарылган, 28 мең квадрат метр мәйданда дезинфекция үткәрелгән.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез