Россиянең күп балалы гаиләләренә бердәм үрнәк буенча аларның статусын раслаучы таныклыклар биреләчәк. Әлеге проектны Россия Хезмәт министрлыгы Хөкүмәткә тәкьдим иткән инде. Бу хакта “Парламент газетасы” хәбәр итә.
Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, күп балалы гаиләләргә бирелә торган документ электрон яки кәгазь форматта булырга мөмкин. Бердәм таныклык төбәктән бирелә торган ярдәм чаралары алу өчен генә бирелми. Аны ил буйлап сәяхәт иткәндә, мәдәният оешмаларына кергәндә дә кулланып булачак.
Таныклыкны социаль яклау органнарында яки мондый документ бирүгә вәкаләтле башка оешмаларда алырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез