Үрнәк-Күмәк авылы авылдашларын юбилейга җыйган. Авыл тарихына бәйле күргәзмәләр оештырганнар. Кул эшләре белән бергә, кирпеч заводының беренче кирпече дә куелган. Күп балалы үрнәк гаиләләрен, авылның актив кешеләрен, «Иң матур ишек алды” бәйгесендә җиңүчеләрне билгеләгәннәр.
Үрнәк-Күмәк авылына 1924 елда Юлтимердән күчеп килгән берничә гаилә нигез салган. Тагын ике елда анда яшәүчеләр саны 50 кешегә җиткән. Авыл халкы умартачылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. Сугыш вакытында умартачы Шәфигулла Әхмәтҗанов фронтка самолет алу өчен үз көче белән акча җыеп биргән. Ул вакытта авылда кирпеч заводы эшләгән. Көненә кулдан 250 шәр кирпеч ясаганнар.
Чара бик матур үткән. Мәдәният йорты күңелле концерт программасы әзерләгән. Лениногорскидан килгән «Дуслык» ансамбле милли костюмнары белән бәйрәмгә тагы да ямь өстәгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез