Көндәлек тормышыбызда динебезгә кагылышлы сораулар әледән-әле туып кына тора. Лаеш шәһәрендәге «Ак мәчет «Зәйнәб» имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов укучыларыбызны борчыган сорауларга ачыклык кертте.
– Балконда баз бар. Баз өстендә йокларга ярамый, диләр. Бу дөресме?
– Ни өчен ярамый? Иң элек әнә шул сорауны бирергә кирәк? Динебездә баз өстендә йокларга ярамый дигән тыю юк. Шуңа күрә, иншаллаһ, анда йоклаудан куркырга кирәкми. Йоклар алдыннан «Аятел-Көрси», «Фәләкъ», «Нәс», «Фатиха» сүрәсен укып ятсак, зарары булмас, иншаллаһ.
– Намаз укыган кешегә тырнакларын лакка буярга ярыймы? Мин буярга ярамаганын белмичә буядым, минем намазларым кабул булмыймы? Киңәш бирегезче.
– Буялган тырнак намаз укуга түгел, тәһарәт алуга комачаулый. Тәһарәт алганда тырнаклар буялган булырга тиеш түгел. Тырнакка су үтәргә тиеш. Юкса тәһарәт дөрес булмаячак. Ул дөрес булмаса, кешенең намазы да дөрес булмый. Шуңа күрә тәһарәт алганда тырнаклар чиста булырга тиеш.
– Коръәнне тулы килеш укып чыгасым, багышлыйсым килә. Гарәпчә укый белмим. Үзебезчә язганнан укысам ярармы икән? Гарәп телендә генә укырга ярый, дип язылганны укыганым бар...
– Коръәнне, хәрефләрне бутамыйча, дөрес итеп укырга кирәк. Кириллицада язылган транскрипциясендә ул төп-төгәл килеп чыга алмый. Коръән укырга телибез икән, гарәпчә хәрефләрне өйрәнсәк, хәерлерәк булыр. Теләге булган кеше аны бер-ике атна эчендә дә өйрәнә ала. Шуңа күрә Коръән укыганнан соң: «Яраббым, хата-кимчелекләремне гафу итсәң иде», – дип сорарга кирәк.
– Нигез корбанын чалгач, йортта мәҗлес үткәрергәме яки итен генә өләшсәң дә буламы?
– Нигез корбаны чалу мәҗбүри эш түгел. Бу – нәфел корбаны. Әгәр без, Аллаһы Тәгалә хәерле йортлар, хәерле нигезләр насыйп кылсын, дип рәхмәт йөзеннән корбан чалганбыз икән, ул – үз ихтыярыбызда. Телибез икән, туганнарны җыеп, мәҗлес үткәрәбез, телибез икән, аны мохтаҗларга өләшә алабыз. Шул сәбәпле нәфел корбаны башкаларны да шатландырырга сәбәп була.
– Намазны телефоннан карап укырга ярыймы? Әле өйрәнеп кенә киләм. Шпаргалка – телефонда.
– Кәгазьдән карап уку намазны боза, диләр. Өйрәнгән вакытта карап укырга ярый, диючеләр дә бар. Ләкин намазны ничек тә булса яттан укырга өйрәнергә кирәк.
– Мәетне ерак юлга алып чыкканда, мәет булган машинаны узып китәргә ярыймы?
– Әлбәттә, юлда булганда, ашыккан вакытта мәет машинасын узарга ярый, иншаллаһ. Моның гөнаһы юк. Юлда башкача булмый. Мәетне күтәреп барган вакытта исә аны узып китмәү хәерлерәк.
– Әбиебез гел: «Баладан калган ризыкны ашама, бәхетен аласың», – дип кисәтеп тора. Ул хаклымы? Бала ашап бетермәгән ризыкны әрәм итеп булмый бит инде.
– Баладан калган ризыкны ашарга ярый, әлбәттә. Бу хакта Коръәндә дә, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһи вә сәләм хәдисләрендә дә берни әйтелмәгән. Төрле хорафатларга ышанырга ярамый. Киресенчә, баладан калган ризыкны ашап куйсак, ул бәрәкәтлерәк була, ризык та исраф булмый.
– Сеңлем күрәзәчедән кайтып керми. Тормышында аз гына авырлык туса, җавап эзләп шунда чаба. Аңа дөрес юлда йөрмәвен ничек үтемле итеп аңлатыйм икән?
– Кызганыч, бүген адәм баласы бар нәрсәнең тиз генә, җиңел генә бирелүенә ияләшкән. Тормыштагы авырлыкларның да тиз генә хәл ителүен телибез. Кеше күрәзәчегә барып, проблеманы мәшәкатьләнмичә генә хәл итәргә тырыша. Әмма бу – зур гөнаһ. Хәдисләрдән аңлашылганча, әгәр кеше кызык өчен генә күрәзәчегә барып, нәрсәдер белергә теләсә, кырык көн буе аның догалары кабул булмаячак. Ә инде алар әйткәнгә ышансаң, кеше диннән үк чыгарга мөмкин. Динебездә күрәзәчеләргә йөрү, астрология, кулдан багуларга ышану – барысы да тыелган. Моның белән уйнап кына да шөгыльләнергә ярамый. Ник дигәндә, кеше башта уйнап кына башлый, соңрак анда башы-аягы белән кереп китә. Шунлыктан ул гөнаһка бата һәм реаль тормыштан аерыла. Тәкъдирне бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Адәм баласы әнә шуларны белеп торырга тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез