Мамадышта үткәрелгән "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!" авто-мотоузышында СВО зонасына мотоцикл тапшырганнар. Чара хәрбиләребезгә теләктәшлек күрсәтү максатында үткәрелгән.
Шәһәрнең үзәк урамнары буйлап әләмнәр белән бизәлгән 30дан артык мотоцикл һәм дистәләгән машина узган. Катнашучылар арасында районда яшәүчеләрдән тыш, күрше районнардан да кунаклар булган.
Чараның төп вакыйгасы - СВО зонасына мотоцикл тапшырганнар. Аны хәрбиләргә дип улы махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Илнур Фәләяхетдинов алган.
Авто-мотоузышта катнашучылар Мәңнелек утка чәчәкләр дә салган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез