Кайчагында кино карыйм да кайберләрендә иң беренче булып кисәтү сүзләре килеп чыга. Татарча болайрак ишетелә ул: «Фильмда тәмәке тарталар. Тәмәке сезнең организмга зарарлы». Мин елмаеп куям.
Беренчедән, тәмәке чынлап та зарарлы, диләр. Без бәләкәй чакта ук: «Фәлән грамм никотин атны үтерергә сәләтле», – дип кисәтәләр дә, без балалык беркатлыгы белән: «Ә-ә, алай икән, атлар шуңа тәмәке тартмый икән», – дип нәтиҗә ясый идек. Чынлап уйлап торырга вакыт та, теләк тә юк, артык кызыксындырмый да: иптәш малайлар да, үзем дә тартмыйм, мин аны беренче сыйныфка барганчы ук ташладым инде.
Без кечкенә вакытта Бөек Ватан сугышыннан кайткан ирләр дә исән иде әле. Кайсының аягы, кайсының кулы юк, кайсының дүрт саны да төгәл, тик барыбер нәрсәседер авырта. Кыяфәтләре төрле булса да, аларның барысы да тарта торган иде. Без аларга геройлар итеп карыйбыз һәм шул батырлыклары йокмасмы диптер инде, алар ташлаган төпчекләрне җыеп, аулаграк урынга барып поскытабыз. Ютәлләтә, укшыта, тик без бирешмибез, батырлыкка юлның җиңел түгелен чамалыйбыз. Бер мәлне тәмәке төпчеген кесәгә салганны күреп әни дә кисәткән:
– Ташла, улым, әшәке кешеләр генә тарта аны.
– Юк, – дип җавап биргәнмен мин, үземнең хаклыгыма тулы ышаныч белән, – аны әйбәт җизниләр тарта.
Гомумән, тәмәкегә караш безнең чорда гына да әллә ничә тапкыр үзгәрде. Баштарак киноларда гына түгел, хәтта телевизордагы әңгәмәләрдә дә поскытып утырган күренекле шәхесләр табигый хәл иде. Хәтта танылган шәхесләрнең трубка тотып төшкән сурәтләре клуб стенасында эленеп тора. Төгәл әйтә алмыйм, алар бәлки мәктәптә дә булгалагандыр әле. Бәлки, дәреслекләрдә дә...
Һәрхәлдә, бу һәркемнең шәхси эше кебек тоела иде. Табиблар нидер әйтергә мөмкин дә, укытучылар – кисәтү ясарга. Калганнарның синдә эше юк. Подъездларны кара төтенгә әйләндерүчеләргә дә, эш урынының берәр почмагында поскытучыларга да, хәтта хастаханә бәдрәфендә көйрәтүчеләргә дә чыдый торганнар иде.
Соңрак тәмәкегә каршы көрәш башланды. Урамда тартырга ярамый, җәмәгать урыннарында ярамый, анда ярамый, монда ярамый. Бөтен дөнья тыюлар белән тулды. Бу күренеш халыкның да күзен ачты, элек тәмәжникләргә игътибар бирми торган кешеләр кисәтү ясарга өйрәнде. артында закон торганын белсә, мәетләргә дә җан керә торгандыр, иң куркак затлар да батыраеп китәдер.
Мин үзем кешеләрнең тартмавы яклы. Әлеге үзгәрешләр тәмәжникләрне бөтенләй үк бетермәсә дә, барыбер үз вазыйфасын үти: моның хупланмый торган күренеш икәнен, зыянлылыгын искәртә. Кинофильмнар алдыннан кисәтүләрнең чыгуы да шуңа бәйледер. Кемдер синең сәламәтлегең турында уйлыйдыр, хәстәрлек күрәдер, зарарлы адымнардан саклап калырга тырышадыр кебек тә тоела әле ул. Рәхәт булып кала.
Ул фильмнарның күбесендә һәртөрле фаҗигаләр, көчләүләр, үтерүләр күрсәтелә. Тик бу хакта беркем дә кисәтеп тормый. Күрәсең, аларның берсе дә тәмәке тарту дәрәҗәсендә үк куркыныч түгел.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез