Марат Хөснуллин: «Татарстан һәм Казан турында бөтен дөньяда беләләр»

РФ Вице-премьеры Марат Хөснуллин Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне белән котлаган.

Марат Хөснуллин үзенең телеграм-каналында урнаштырган котлавында искәрткәнчә, Татарстан "ышанычлы рәвештә алга бара һәм күп кенә өлкәләрдә югары нәтиҗәләр күрсәтә".

Аеруча да зур уңышлар - төзелеш тармагында. Ил Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары әйтүенчә, республика ел саен торакны кулланышка тапшыру күрсәткече буенча алдынгылар исемлегендә.

"Яңа парклар һәм скверлар төзелгәч, ял итү өчен мөмкинлекләр артты. Даими рәвештә спорт, мәдәният һәм эшлекле чаралар уза. Нәтиҗәдә Казан һәм Татарстан турында бөтен дөньяда беләләр", - дигән Марат Хөснуллин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре