Газетага язылу

«Монда яши алмас идем...»

Кемдер гомере буе яхшырак яшәргә хыялланса, яңа җирләр, романтика эзләсә, кемдер үзе яшәгән урынны иң яхшысы дип саный.

«Монда яши алмас идем...»
Илдар Мөхәммәтҗанов

Cаланыкылар калага кунакка яки йомышы төшеп барса да: «Шәһәрегез үзегезгә булсын, мин монда яши алмас идем», – дип кайта. Гомер буе шәһәрдә генә яшәп, ыгы-зыгылы тормышка күнеккән, үз гомерендә бер тапкыр авылга кайткан кеше дә: «Монда ничек яшиләрдер, мин гомеремдә дә авылда яши алмас идем», – дип сөенә-сөенә, кире шәһәренә китә... Һәркемнең – үз почмагы, үзе сайлаган язмышы инде.

Хәер, авылныкылар үзләре дә бит әле сайлана – шул кечкенә авылда да һәркем өчен шәп урын берәү генә. Беркөн тирә-күрше апалар белән шул турыда иркенләп гәпләштек.

– Бу ыгы-зыгыда ничек яшисез сез? Әле тыкрык эчендә булсак та, колхоз ашлык, яшел масса ташыган вакытларда башлар әйләнеп бетте. Юл буендагылар ничекләр түзә икән, дидек, – ди Фәйрүзә.

– Без шуңа ияләнгән инде. Алай да таудан очып төшкән машиналар авыл урамын исән-сау чыгар микән дип, кайчакта суламый да торабыз, – дибез, юл буенда яшәүчеләр. – Зур машиналар дөбер-шатыр килгәндә, бәрелмәде микән дип тә, нәрсә җимерелде икән дип тә чыгып караган чаклар булды.

– Ә мин тыкрыкта яши алмаган булыр идем. Анда миңа һава җитми башлый, ничекләр яшисездер, – дим, бәхәсне куертып.

– Укытучы мәрхүмә Рауза апа да, берчак безгә кергәч: «Мансурның биек итеп төзегән абзар-куралары өстеңә төшәр кебек, суларга да һава җитми бит монда, ни хәлләр яшисез», – дигән иде, – дип көлә икенче бер тыкрыкта яшәүче Гөлия.

– Лутчы тынычта, иркенләп, рәхәтләнеп яши алар, – ди олы юл буенда яшәүче Гөлирә апа. – Без гомер буе тавыкларны да урамга чыгара алмадык, хәзер таптап китәләр, аларның бөтен кош-корты иркендә йөри...

Бәлки шулайдыр да... Безнең тирәдә генә дүрт тыкрык бар. Кайсында – ике, кайсында өч гаилә яши. Кош-корт өчен генә түгел, балалар, оныклары өчен дә иркенлек. Бездәге кебек, капкадан чыгуга, олы юл түгел. Кечкенә авылга нинди олы юл инде ул, димәгез, бездәге хәрәкәт тә кайчакта күрше Салавычтагы Казан–Малмыж трассасы үтә торган юлдан ким булмый...

Әмма нәрсә генә дисәң дә, барыбер юл буенда тормыш кызыграк кебек тоела миңа. Юл кырыенда яшәүнең үз уңайлыгы бар. Капка төбеңдә – асфальт. Керергә-чыгарга уңайлы. Өйдә ялгыз булсаң да, урамдагы ыгы-зыгыдан үзеңне ялгыз хис итмисең... Без инде ул зыр-зыр йөргән техникага ияләнеп беткән, катырак-читрәк тавыш чыкмаса, күтәрелеп тә карамыйбыз. Ә менә тыныч, аулак урында яшәүчеләр кунакка килсә, ялт та йолт тәрәзәгә карыйлар. Алар карагач, син дә карыйсың: «Нәрсә бар?»

– Берни юк, үткән машиналарны карыйм, – ди алар. – Безнең тәрәзә турысыннан бит әллә нигә бер техника үтә, кеше дә сирәк күренә...

Ә безнекеннән кайчакта минут саен фәләнчә шул... Дөрес, безнең урамның да тын торган чаклары булгалый. Юк, төнлә түгел. Төннең беренче яртысында әле ыгы-зыгы күп. Кеше эшкә барган-кайткан чакларда да шулай... Ике авылның укучылары, эшләүчеләре бер кат китеп-кайтып беткәч, урам тынып ала. Ә көне-көне белән ташкындай агыла машиналар.

Анысы да начар түгел, тик ишегалдың, бакчаң да һәрвакыт урамнан үтүчеләрнең күз алдында дигән сүз шул. Кешедән качып, берни эшли аласың юк. Капка-койма эшләгән чакта, ник коймагызны биек итеп кормыйсыз, дигән кешеләрне тыңлыйсы калган икән дип тә уйлыйсың. Ул чакта: «Койма артына бикләнеп булмый бит инде», – дисәк тә, кайчакта үз ишегалдыңа үзең хуҗа булып иркенләп тә аласы килә. Хәер, әле дә биек койма артында рәхәт булмас иде кебек тоела. Ярый әле тыкрыкта яшәмибез, дим бит. Андагылар да «ярый әле» дип шөкер итә дип беләм. Шөкер итеп яшәргә язсын.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре