Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев россиялеләрне алдауның яңа ысулы турында сөйләде - мошенниклар пенсионерларга аларның акчаларын алу өчен даими рәвештә шалтыратып торалар. Аның сүзләренчә, афера берничә этапка бүленә, дип яза РИА Новости.
Аферистлар өлкән яшьтәге кешеләргә берничә көн аермасы белән берничә тапкыр шалтыраталар: башта үзләрен Тикшерү комитеты хезмәткәрләре дип атыйлар, ниндидер тикшерү турында сөйлиләр, ә аннары кешене түләү мәгълүматлары белән уртаклашырга яки кредит алырга күндерәләр. Эксперт күрсәткәнчә, пенсионерлар энтузиазм белән тикшерү органнарына ярдәм итү тәкъдименә ризалашалар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез