Нәтиҗә 27 майда – Корбан гаете көнне ясалачак. Җиңү яулаган авторларга төп бүләк – гомрә хаҗына юллама. Шәҗәрә төзүне нидән башларга, кайлардан белешмәләр алырга, күпме акча һәм вакыт сарыф ителә? Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин фикеренчә, шәҗәрәләрнең яшьләрне тәрбияләүдә роле зур. «Шушы шәҗәрәләр балаларга үзен зур нәселнең бер өлеше икәнлеген күрсәтү мөмкинлеген бирә. Яшьләр үткәннәрен өйрәнсеннәр һәм белсеннәр өчен, бәйгене ел саен уздырырга тырышабыз», – диде хәзрәт.
– Бу эшкә без һәр кеше җиде буын әби-бабасын белсен, нәсел тарихын өйрәнсен, дигән теләк белән тотындык. Аннан соң, күп кеше ике буын туган, өч буын туганнарын да рәтләп белми. Тарихта актарына торгач, алары да килеп чыга. Туганнарын белсеннәр, күбәйсеннәр, дидек. Бергәләп яшәү күңеллерәк тә, җиңелрәк тә бит, – диде ул. Хәзрәт сүзләренә караганда, эшләр архив документлар белән дәлилләнгән булырга тиеш. «Сер түгел, кайбер елларда уйлап чыгарылып төзелгән шәҗәрәләр белән дә очрашырга туры килә. Мондый эшләр бәяләнмәячәк», – диде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
Шәҗәрә төзү дигәндә, беренче чиратта архив күз алдына килеп баса, таякның да юан башы аларга төшә. Чөнки тарихта казына башласаң, кирәкле документларны юнәтергә иң беренче шушы оешмага юл тотасың. Шунысын искәртеп үтик: архивта документларның 1925 елга кадәр булганнары гына саклана, аннан соңгылары – ЗАГС бүлекләрендә.
Архив эше буенча ТР Дәүләт комитетының архив документларыннан фәнни файдалану һәм халыкара элемтәләр бүлеге башлыгы Айсылу Галиева сөйләвенчә, соңгы елларда шәҗәрә ясау Татарстан халкы арасында популярлашкан. 2025 елда дәүләт архивына, нәселне барлау максатыннан, 3 меңнән артык сорау килгән. «Тарихи документларда казынып, үз шәҗәрәңне барлау, җиде буын бабаңны эзләп табу бик зур тырышлык таләп итә. Ләкин аның нәтиҗәсе куандыра. Әлбәттә, кеше яллап та эшләтеп була. Ләкин монда төгәл синең туганнарың язылганмы, бер кеше дә йөз процент гарантия бирә алмый», – ди Айсылу Галиева.
Аның сүзләренчә, шәҗәрә ясарга теләүчеләрг, беренче эш итеп, гаиләгә кагылышлы документларны барларга кирәк. Революциягә кадәр булган документлар архивта саклана. Ә 1930 еллардан соңгы мәгълүматларны хуҗалык кенәгәләреннән эзләп табып була, ЗАГС китаплары да ярдәмгә килә.
– Без – татарлар өчен шәҗәрә төзү катлаулырак. Чөнки архивтагы документлар төрле графикада сакланган. Архивка килгән кешегә аларны күрү мөмкинлеге булса да, гарәп, латин хәрефләре белән язылганнарын бар кеше дә укый алмый. Шуңа күрә дә без «Ядкәр» генеалогия порталын булдырырга карар кылдык. Бу – республикада яшәүче һәр кешенең шәҗәрәсе цифрлаштырыла һәм порталга куела дигән сүз, – дип сөйләде ул.
Шәҗәрә ясау – күп вакытны ала торган, чыгымлы эш. Бәйгедә катнашырга теләүчеләргә эшне 6–7 ай алдан башларга кирәк. Чөнки архивка мөрәҗәгать иткәннән соң, тулы мәгълүмат алу өчен 6 ай вакыт бирелә. Бер кешенең туган, үлгән елларын, гаилә хәлен белү 770 сумга төшә. Өстәмә белешмәләр, ягъни балалары турында мәгълүмат алу 1540 сум тора.
Конкурс 20 майга кадәр дәвам итәчәк. Катнашучыларның яше чикләнмәгән. Оештыру комитетына төрле ысулда эшләнгән гаилә шәҗәрәсен, нәсел турында бер битлек инша, материалларны әзерләүче турында белешмә һәм фотосурәтләрне тапшырырга кирәк. Шәҗәрәне 420025, Казан, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2 нче йорт адресы буенча китерергә яисә электрон рәвештә kitaphane.gailya@yandex.ru адресына тапшырырга була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез