Олег Комаров: «Татарстан илнең терәк төбәге булып тора»

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров республика халкын - Татарстан Республикасы көне, ә Казан халкын - шәһәр көне белән котлады.

"Әлеге бәйрәмнәр гел бергә килә һәм республикада яшәүче бөтен халыкны берләштерә, кунаклар җыя, хис-кичерешләр бүләк итә һәм озакка хәтердә кала", - диде ул.

Олег Комаров Татарстанның ил күләмендә терәк төбәк булуын да искәртте.

"Татарстан Республикасы җитәкчелегенең актив позициясе бәрабәренә, биредә төзелеш, сәнәгать, мәгариф, мәдәният өлкәләрендә Идел буе федераль округы һәм, гомумән дә, илебез үсешенә уңай тәэсир итүче күп кенә проектлар тормышка ашырыла", - диде ул.

Аның сүзләренә караганда, төбәк хәрбиләргә, аларның гаилә әгъзаларына һәм илебезнең яңа территорияләренә дә ярдәм күрсәтә.

Ул барыбызга да уңышлар һәм сәламәтлек теләгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре