ОПЕК бәя төшерә, японнар металл эзли

Дөньякүләм державалар базарлар өчен көрәшне дәвам итә. АКШның финанс министры Бессент, әгәр дә Тайваньнан алып Евросоюзга кадәр дәүләтләр Вашингтон белән килешү төземәсәләр, 1 августтан пошлиналарның гамәлгә керәчәген игълан итте. Трамп командасы чит илдәге партнерларына янап та, ялынып та карады, әмма, күрәсең, мактанырлык уңышка ирешә алмады. АКШта хәл мактанырлык түгел. Онлайн тикшеренүләрдә махсуслашкан YouGov компаниясе 44 процент калифорниялеләрнең АКШтан аерылырга теләүләрен әйтә. YouGov – җитди компания, аның аналитикасыннан сәясәтчеләр дә, бизнес та актив файдалана. Калифорния штатында яшәүчеләр федераль хөкүмәткә караганда урындагы түрәләргә ныграк ышана, ди ул. Трамп реформаларыннан аның кичәге сайлаучылары да гарык бүген. Яңа бюджет янкиларны шундый хәлгә куйды: зур булмаган торак пунктларда хастаханәләр ябыла. Небраска штатындагы Curtis шәһәрендә, мәсәлән, җирле хастаханә ябылган. Шәһәрдә яшәүчеләрнең 87 проценты Трампны сайлаган булган. Сәүдә сугышлары американнарның хәлен яхшыртыр дигән өмет юк.

Тарифлар һәм пошлиналар көрәшенә бер Америка гына түгел, Европа да кушыла. Франциянең финанс министры Эрик Ломбард, Европа Кытай импортына тариф барьерлары кертергә тиеш, дип саный. Әмма чиннар зур державаларга җирдә сирәк очрый торган металлар экспортын чикләп басым ясый, чөнки Кытай бу өлкәдә – монополист.

Күк асты иле монополиясенә каршы көрәшү өчен японнар кеше яшәми торган Минамитори утравы янында диңгез төбендәге 5500 метр тирәнлектә 2026 елның гыйнварыннан башлап сирәк очрый торган металлар таба башларга җыена. Утрау янындагы диңгез төбендә 16 миллион тонна сирәк очрый торган металл ятмалары бар икән. Бу – планетадагы шундый бай өченче төбәк. Японнар махсус җайланма төшереп ләмне суыртырга җыеналар. Бер тонна ләмнән 2 килограмм кыйммәтле металл алырга җыеналар. Мондый тирәнлектән металл чыгару кешелек тарихында беренче тапкыр булачак.

Файдалы казылмалар өчен тартыш җәелгәндә, ОПЕК илләре августтан башлап тагын нефть чыгаруны арттырырга килеште. Бу юлы арттырыла торган кара алтын күләме – бер тәүлеккә 548 мең баррель. Бу – рекордлы сан. Аналитиклар, җир маеның бәясе баррельгә 60 долларга кадәр төшәр, диләр. Дөньяда бара торган кризис ягулыкка ихтыяҗны киметә. Мондый шартларда нефть чыгаруны арттыру – базарлар өчен көрәш ысулы ул. Көрәшнең башында Әр-Рияд тора. Гарәпләрнең максаты – үзкыйммәте югары булган нефть чыгара торган илләрне базардан этеп чыгару.

   Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.      

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре