Пәнҗешәмбе Парламент Президиумы утырышы узды. Төп карары сигезенче утырыш көнен билгеләү булса да, аннан тыш утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, гадәттәгечә, республикада соңгы вакытларда депутатлар катнашында узган мөһим вакыйгаларга тукталды. Аерым алганда, февральдә Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә гражданнар җыеннары, хезмәт коллективлары җыелышлары, шәһәр һәм район советларының хисап сессияләре узды.
Киләсе утырышка килгәндә, көн тәртибендәге беренче мәсьәлә Татарстан Дәүләт Советының 30 еллыгына багышланачак. “30 ел элек, 1995 елның 30 мартында, беренче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы узган”, – дип искәртте парламент секретаре Лилия Маврина. Әлеге мәсьәлә буенча Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясаячак. Гомумән, депутатлар 20 мәсьәлә, шул исәптән 9 республика законы проектын һәм 3 федераль закон проектын карап тикшерәчәк дип көтелә.
Сигезенче утырышта креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү турында закон проекты, шулай ук оешмалар мөлкәтенә салым турында, архив эше турында, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турында, административ хокук бозулар турында, гражданнар мөрәҗәгатьләре турында, яшьләр сәясәте турында, мәдәни мирас объектлары турында, вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында республика законнарына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектларын карап тикшерү планлаштырыла. Моннан тыш, депутатлар докладлар да тыңлаячак.
Президиум утырышында инвестицион эшчәнлек турындагы республика законын гамәлгә ашыру турында да фикер алыштылар. Төп саннарны Татарстан Премьер-министры урынбасары–икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов китерде.
– 2024 ел нәтиҗәләре буенча төп капиталга инвестицияләр 12,7 процентка артып, 1,4 триллион сумга җитте. Моңа төп өлешне Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга предприятиеләре һәм оешмалары кертә, – диде ул.
Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтүенчә, инвестицион эшчәнлеккә дәүләт ярдәменең мөһим чараларыннан берсе – ул салым ташламалары. Республика законы нигезендә салым ташламалары проектның аклану вакытына кадәр, әмма күп дигәндә 7 елга, машина төзелеше тармагындагы проектларга 13 елга бирелә. “Икътисад министрлыгы тарафыннан инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга бәйле 112 шартнамә төзелгән. Закон эшли башлаганнан бирле инвесторлар салым ташламалары рәвешендә якынча 16 миллиард сум алган”, – диде министр.
Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов сүзләренә караганда, “Инвестицион эшчәнлек турында” республика законы 26 ел элек кабул ителгән һәм 22 ел дәвамында беренче редакциядә гамәлдә булган. “Бары тик 2020 елда гына федераль законнардагы үзгәрешләргә туры китереп яңа редакциядә кабул ителде. Шул ук вакытта инвестицион законнар зур үзгәрешләр кичермәде. Без бүген аларның нәтиҗәлелеге турында сөйли алабыз”, – диде ул. Моны Фәрит Мөхәммәтшин да ассызыклады. “Моннан 20 елдан артык элек кабул ителгән закон бик вакытлы булды һәм республикабыз икътисадын җитди рәвештә үстерү мөмкинлеген бирде”, – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез