Пенсиядән ни көтәргә?

Ел башыннан бирле илдә пенсиянең уртача күләме 350 сумга арткан. Халыкара өлкәннәр көненә туры китерепме, Россия Социаль фонды пенсионерларны әнә шулай дип сөендергән. Быел пенсиягә кемнәр чыга? Пенсиядән ни көтәргә? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга ачыклык кертте.

Быел чыгалармы?

Гамәлдәге пенсия реформасы нигезендә, быел картлык буенча пенсиягә чыгучылар юк. Мондый хәл 2023 елда булды инде һәм тагын 2027 елда кабатланачак. Исегезгә төшерәбез: 2019–2022 елларда пенсиягә чыгу яшен ел саен алты айга арттырып бардылар. Шуңа күрә россиялеләр алдан уйлаганнан соңрак булса да, ел саен пенсиягә чыгып торды. 2023–2028 еларда исә «күчеш чоры» бер елны тәшкил итә. Шуңа күрә 1967 елда туган хатын-кызларга һәм 1962 елда туган ир-атларга 59 һәм 64 яшь тулганны көтәргә туры киләчәк. Бу 2026 елда гына булачак. Шул ук вакытта, 2025 елда вакытыннан алда иминият пенсиясенә чыгу хокукы булганнар, инвалидлык һәм туендыручысын югалту, дәүләт тәэмин итүе буенча пенсиягә хокуклары булучылар, шулай ук Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләр пенсиягә чыга алачак.

Пенсия реформасы лаеклы ялга чыгу яшен хатын-кызларга – 55 тән 60 яшькә, ә ир-атларга 60 тан 65 яшькә кадәр күтәрүне күздә тота. «Күчеш чоры» 2019 елдан 2028 елга кадәр дәвам итәчәк.

Нәрсә кирәк?

Пенсиягә чыгу өчен билгеле бер яшькә җитү генә аз, картлык буенча иминият пенсиясе билгеләү өчен тагын ике шарт – стаж һәм пенсия коэффициентының минималь күләме дә үтәлергә тиеш. 2025, 2026 елларда лаеклы ялга чыгу өчен кимендә 15 ел эш стажы һәм 30 шәхси пенсия коэффициенты (пенсия баллары) кирәк.

Мисал өчен, 2026 елда ир-атка 64 яшь тула, ди. Әмма аның тиешле баллары җитми. Димәк, ир-атка картлык буенча пенсия билгеләнмәячәк. Ул социаль пенсиягә генә өмет итә алачак. Аны да пенсия яшенә җитеп, биш ел узгач кына алырга мөмкин. 2025 елда социаль пенсия 8824 сум тәшкил итә.

– Стаж һәм пенсия коэффициенты турындагы мәгълүматны Россия Социаль фондының рәсми сайтындагы «шәхси кабинет» яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша белергә мөмкин, – дип аңлаттылар Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлегенең матбугат хезмәтендә.

Ничек исәпләп карарга?

Пенсия формуласы ике өлештән тора – билгеләп куелган түләү (фиксированная плата) һәм тупланган пенсия коэффициенты. Беренчесе минималь пенсия стажы булган һәркемгә бирелә һәм ул ел саен индексацияләнә. Икенчесе исә эшләү елларында түләнгән хезмәт хакына бәйле.

«Шәхси пенсия коэффициенты эш өчен генә түгел, ә тормыштагы кайбер социаль әһәмияттәге чорлар өчен дә исәпләнә. Мәсәлән, яшь ярымга кадәр бала тәрбияләгән, 80 яшьлек пенсионерны, I төркем инвалидны һәм инвалид баланы караган өчен, бер елга 1,8 коэффициент өстәлә. Икенче бала белән яшь ярымга кадәр өйдә утыручылар – елына 3,6, ә өченче һәм аннан соңгы сабыйны караучылар 5,4 коэффициентка ия була. Шул рәвешле, дүрт бала тәрбияләүче әнинең 20 дән артык коэффициенты булачак. Әгәр ул декрет ялында эшләгән булса, пенсия билгеләгәндә ике коэффициентның берсен сайлый ала», – диделәр матбугат хезмәтендә.

Пенсия формуласы

Лаеклы ялга чыгарга җыенучы кешенең пенсия коэффициенты 120 дип алыйк. Пенсия билгеләгәндә, әлеге күрсәткеч пенсия коэффициенты бәясенә тапкырлана.

2025 елда ул – 145 сум 69 тиен.

Тапкырлагач, 17 483 сум килеп чыга. Бу – пенсиянең иминият өлеше.

Моңа билгеләп куелган түләү өстәләчәк. Быел ул – 8907 сум 70 тиен.

Димәк, пенсия күләме 26 390 сум 50 тиен булачак.

Акча кемнәргә арта?

Бу елның 1 октябреннән хәрби пенсияләр индексацияләнәчәк. Ул 7,6 процентка артачак. Шул рәвешле, киләсе айдан хәрби пенсиянең уртача күләме 46 мең 260 сумга җитәр, дип көтелә. Аның 3 мең 260 сумы – 1 октябрьдән өстәләчәк акча.

Сентябрьдә 80 яшен тутырган әби-бабайларның да октябрь пенсиясе артып киләчәк. «Билгеләп куелган түләү пенсионерның туган көненнән соң киләсе айдан ике тапкыр арттырыла. Моның өчен бернинди гариза бирергә дә кирәкми», – диләр Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге матбугат хезмәтендә.

Ә калган пенсионерлар өчен 1 октябрьдән үзгәреш юк. «Быел пенсия ике тапкыр индексацияләнде: иминият пенсияләре гыйнварда – 9,5 процентка, социаль пенсияләр апрельдә – 14,75 процентка артты, – дигән Россия Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин. – Әлеге үзгәрешләр ел дәвамында гамәлдә булачак. 80 яшьлеген билгеләп үтүчеләр генә искәрмә булып тора. Шулай ук, I төркем инвалидлык алучыларның билгеләп куелган түләве арттырыла. Шунысы да бар: өстәмә түләү бу ике шартның берсе буенча гына билгеләнә. Мәсәлән, I төркем инвалидның билгеләп куелган түләве моңа кадәр арттырылган икән, 80 яшь тулгач, аңа тагын акча өстәлмәячәк».

Эшләүдән туктаган өлкәннәр дә киләсе айлардан күбрәк акчага өмет итә ала. Билгеле булганча, 2016–2024 елларда эшләүче пенсионерларның айлык акчасы «кәгазьдә генә» индексацияләнде. Ягъни лаеклы ялга чыгу яшенә җитеп тә, эшен дәвам иттерүчеләрнең акчасын арттыруга бәйле үзгәрешләр аларның шәхси счетында теркәлеп барды. 2025 елның 1 гыйнварыннан пенсияне индексацияләүне кире кайтардылар. Тик 2016–2024 еллардагы индексация исәбенә айлык түләүләрне арттыру өчен, эштән киткәч кенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

2025 ел башына алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 200 меңнән артык эшләүче пенсионер исәпләнә. Бу – лаеклы ялдагыларның 19,7 проценты тирәсе, ягъни республикада һәр бишенче пенсионер эшли.

Киләсе елдан ни көтәргә?

2026 елда иминият пенсияләре ике тапкыр артачак, дип фаразлана. Бу хакта моңа кадәр булган очрашуларның берсендә Россия Премьер-министры Михаил Мишустин әйтте. «2026 елдан лаеклы ялга чыгучыларның иминият пенсиясе ике тапкыр: февральдән – узган елгы инфляция күрсәткече дәрәҗәсендә, апрельдән – Социаль фондның кремнәре артуны исәптә тотып арттырылачак», – дип белдерде ул.

Социаль пенсияләр пенсионерларның яшәү минимумын исәпкә алып, ел саен 1 апрельдән арттырыла. Мәсәлән, 2025 елда әлеге төр түләү 14,75 процентка үсте. Социаль пенсия картлык, инвалидлык, туендыручыны югалту буенча билгеләнергә мөмкин.

Фикер

Эдуард ВАФИН, Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе:

– Булачак пенсияне арттырам дип, пенсиянең тупланма өлешен ел саен бер фондтан икенчесенә күчерергә киңәш ителми. Моны бернинди югалтуларсыз биш елга бер тапкыр гына эшләргә ярый. Югыйсә, инвестиция керемнәре исәпкә алынмый. Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондын сайлаганда, иң элек аның эшчәнлеген тикшерергә кирәк. Аларның һәркайсының үз сайтлары бар. Фондның Иминиятләштерелгән затларның хокукларын гарантияләү системасына керү-кермәве дә мөһим. Бу – нәрсә дигән сүз? Пенсиянең тупланма өлеше турында сөйләгәндә, гарантияләү системасы, оешма ябылган очракта, дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына күчерелгән тупланма өлешнең төп суммасын кире кайтару мөмкинлеген тәэмин итә. Ягъни фондка бирелгән акча югалмый. Ә менә инвестиция рәвешендә алган керем «яначак».

Хатын-кызлар өчен пенсия реформасы

Туган елы Пенсия яше Пенсия кайчан билгеләнәчәк
1967 ел 59 яшь 2026 ел
1968 ел 60 яшь 2028 ел

Ир-атлар өчен пенсия реформасы

Туган елы Пенсия яше Пенсия кайчан билгеләнәчәк
1962 ел 64 яшь 2026 ел
1963 ел 65 яшь 2028 ел

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне

Көн хәбәре