Газетага язылу

Песков: Пригожинга карата җинаять эше туктатыла

Пригожинга карата җинаять эше туктатылачак, ул "Белоруссиягә китәчәк", дип белдерде Россия президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Пригожин киткәннән соң кем булып эшләячәк - билгесез. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Кремльдә Пригожинның Белоруссиягә китә алуына гарантия булып Россия президенты сүзе торуын белдерделәр.

Шулай ук хакимият фетнәдә катнашкан вагнерчыларны, fларның фронт хезмәтләрен исәпкә алып, эзәрлекләмәячәк, дип хәбәр ителә. Пригожинның "походында" катнашудан баш тарткан ЧВК сугышчыларының бер өлеше Оборона министрлыгы белән контрактларны имзалаячак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре