Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов үткәргән утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Рәисе каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – ТР Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары – Татарстан икътисадының аерылгысыз өлеше. «КУЭ субъектлары саны арта бара, – дип басым ясады профильле комитет башлыгы. – Бу, шул исәптән, соңгы елларда кабул ителгән, илкүләм проектлар кысаларында гамәлгә ашырыла торган чараларның нәтиҗәсе. 2024 елда профильле илкүләм проектны гамәлгә ашыру тәмамланды, ул идеядән алып киңәйтүгә һәм экспортка чыгуга кадәр бердәм ярдәм системасын формалаштырырга мөмкинлек бирде. Беренче чиратта илкүләм проект кече һәм урта эшкуарлык үсешенә юнәлдерелгән иде. 2025 елдан 2030 елга кадәр «нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында төп бурычлар үтәлүен дәвам итә.
Рәгать Хөсәенов искәрткәнчә, илкүләм проект кысаларында кече һәм урта эшмәкәрлектә катнашучылар өчен төп максат булып хезмәткәрләрнең керемен 2030 елга 20% ка арттыру тора. «Моның өчен кече һәм урта предприятиеләргә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттырып, бизнесны үстерергә ярдәм итә торган чаралар эшләнгән. Икътисадның өстенлекле тармакларына караган компанияләргә аерым ярдәм каралган, кече технологик компанияләрдән сатып алулар күләмен арттыру планлаштырылган. Бу кече һәм урта предприятиеләрнең Россиянең технологик суверенитетына ирешүгә керткән өлешен арттырырга мөмкинлек бирәчәк», – дип белдерде комитет рәисе.
Хәзерге вакытта Татарстанда 186 меңнән артык кече һәм урта предприятие субъекты теркәлгән, 2025 елның шул ук чорына карата үсеш темпы 104,3% тәшкил итә. Кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә эшләүчеләрнең гомуми саны 928 меңнән артып киткән. Аларның тулай төбәк продуктына керткән өлеше 24,3% тәшкил итә.
«Кече һәм урта предприятиеләрнең 35% сәүдәгә, 10,6% логистикага, 10,5% төзелешкә һәм 7% тан артыгы эшкәртү производстволарына туры килә. Шулай ук фәнни һәм техник эшчәнлек белән шөгыльләнүчесе 7% тан артык», – дип сөйләде ТР икътисад министрының беренче урынбасары – Эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова.
2025 елда Татарстанда ташламалы микрофинанслау программалары буенча федераль проект кысаларында КУЭ субъектларына гомуми суммасы 1,4 млрд сумлык 395 микрозайм, гомуми суммасы 2,6 млрд сумлык поручительстволар бирелгән, җәлеп ителгән кредитлар суммасы 8,7 млрд сум тәшкил иткән. Моннан тыш, үзебездә җитештерелгән җиһазларны алуга 262,8 млн сумлык ташламалы лизинг бирелгән.
«Минем бизнес» үзәге тарафыннан бизнеска 20 меңләп финанс булмаган ярдәм һәм хезмәт күрсәтү чаралары тәкъдим ителгән. Моннан тыш, КУЭ федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2025 елда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын бизнесны ташламалы кредитлау федераль программаларына җәлеп итү тәэмин ителгән, гомуми суммасы – 66,7 млрд сум.
Узган ел Татарстан Рәисе каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилгә 1265 мөрәҗәгать килгән, 2024 ел белән чагыштырганда 23% ка кимрәк. «Бу, беренче чиратта, хакимият органнары гамәлләренә карата шикаятьләрне кискен киметүе (28%ка) хисабына булды, – дип сөйләде Фәрит Габделганиев. – Бу сан республикада бизнес хокукларын яклау һәм ярдәм итү системасының нәтиҗәлерәк эшли башлавын күрсәтә, ә күп кенә проблемалар урыннарда хәл ителә. Асылда без кризис шартларында «ашыгыч ярдәм»нән эшлекле мохитне системалы проектлауга кадәр юл уздык».
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовны Татарстанда күрсәтелгән гамәлдәге ярдәм чараларының нәтиҗәләре кызыксындырды. «Тулаем алганда, төрле ярдәм чараларыннан 71,6 млрд сумлык финанс ярдәм белән 4 меңгә якын МСП субъекты файдаланды. Бу федераль һәм республика акчалары», – дип җавап бирде ТР икътисад министрының беренче урынбасары – Эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова.
Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренең республиканың Эшмәкәрлеккә ярдәм фондына ни дәрәҗәдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләре белән кызыксынды. «Узган шимбәдә безгә 25 кеше килде. Бизнеска өйрәтү, салым законнарына максималь төзәтмәләргә әзерләү өчен, аларның барысы да җитәрлек дәрәҗәдә шома булсын өчен, превентив чаралар кулланабыз», – дип белдерде «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе – республиканың Эшмәкәрлеккә ярдәм Фонды генераль директорының беренче урынбасары Линара Борханова.
Шулай ук депутат Марат Бохараев докладчылардан узган елда күпме кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары ябылуы белән кызыксынды. «33 меңнән артык ябылды. Эшкуарлык эшчәнлеген туктату нигездә мөстәкыйль рәвештә эшне туктатуга һәм салым органнары карарлары буенча туктатуга туры килә. Бу ике төп сәбәп», – дип белдерде Наталья Кондратова.
Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез