Республика көне уңаеннан, 29 августта Болгарда узган велоузышта рекорд күләмдә катнашучылар теркәлгән. Бу хакта "Новая жизнь" район газетасы хәбәр иткән.
"Без барыбыз да республикабыз, аның уңышлары белән горурланабыз, - дигән Спас районы башлыгы урынбасары Сергей Тюнев велоузыш башланыр алдыннан. - Башка төбәкләргә караганда яхшырак яшәвебезне күреп торабыз. Бу хакта гел истә тотарга кирәк. Безнең яраткан шәһәребез дә елдан-ел матурлана. Иң мөһиме, биредә яхшы кешеләр яшәсен, яшьләр саны артсын".
Велоузыш үткәрелә башлаганнан бирле, ярышта тәүге тапкыр районда яшәүче йөздән артык кеше катнашкан. Алар арасында яшь активистлар, администрация хезмәткәрләре, районның ветераннар оешмасы вәкилләре, табиблар һәм укытучылар да бар. Гаиләләр дә бик күп булган. Иң кечкенә катнашучыга - бер яшь, дип яза район басмасы.
Ярышта катнашучыларга яшел, ак һәм кызыл футболкалар таратканнар. Алар бер зур колоннага тезелгәч, Татарстан флагы барлыкка килгән. Велоузышта катнашучылар гомумән алганда 10 чакрым узган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез