Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин социаль челтәрләрнең берсендә үзе белән булган кызыклы хәл турында сөйләде.
- Марат Яруллин белән шалтыратыштык. Минем аның туган ягына чыгыш ясарга барам. «Сине ничек каршы алырга, сиңа ни кирәк?» ди бу. Мин: «Кызыл келәм, салют, ипи-тоз кирәк, пәрәмәч тә ярый» дидем. Көлештек, - дип язган җырчы.
Баксаң, Ришатны ул кушканча каршы алганнар.
- Мәзәк инде бу. Миңа боларның берсе дә кирәкми. Мин хәтта кыенсындым... - ди Ришат.
Марат Яруллин - Рәшит Ваһапов якташы. Ул да Актук авылыннан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез