Россия Президенты киңәшчесе: «Казан ышанычыбызны аклады»

Казанның Тынычлык бистәсендәге Сабан туенда рәсми рәвештә БРИКС уеннарынының тәмамлануын игълан иттеләр. Чарада БРИКС уеннарын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты рәистәше, Россия Президенты киңәшчесе Игорь Левитин да катнашты.

Ул Татарстанга, Казан шәһәренә БРИКС уеннарын югары дәрәҗәдә уздырганы өчен рәхмәтен белдерде. «Әлеге чараны уздыру турында карар кабул иткәндә, Уеннарның нәкъ менә монда узарга тиешлегендә шик юк иде. Казан ышанычыбызны аклады», - диде Игорь Левитин.

Сабан туеның ачылыш тантанасы азагында Уеннарда катнашкан 89 илнең байрагын чыгардылар. БРИКС уеннарының тәмамлануын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан итте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре