Россия халкын кышкы авыру (косу белән бәйле) куркынычы турында кисәттеләр

Салкыннар җитү белән, күпләр ялгыш фикергә килә: эчәклек инфекцияләре куркынычы кими дип уйлыйлар. Әмма кыш көннәрендә норовирус активлаша – бу бик йогышлы патоген, ул гастроэнтеритларны китереп чыгара, дип кисәтә RT хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә гастроэнтеролог Екатерина Кашух.

«Аны хәтта кышкы косу авыруы дип тә атыйлар. Салкын сезонда эчәклек инфекцияләренең башка төрләре дә йөри, мәсәлән, ротавирус һәм энтеровируслар. Норовирус фекаль-ораль юл белән тарала, ягъни авыру уяткычы зарарланган кешенең фекалийлары аша өслекләргә эләгә. Еш кына бу, әгәр авыру кеше туалеттан соң кулларын юмый икән, шулай була», – дип ассызыклады табиб.

Аның сүзләренә караганда, пычранган өслекләргә тотынган һәркем зарарланырга мөмкин.

«Шулай ук норовирус, авыру кешенең косуы вакытында аэрозоль юлы белән дә таралырга мөмкин. Вирус феноменаль тотрыклылыкка ия: ул өслекләрдә дүрт атнага кадәр активлыгын саклый, тискәре температураларга һәм спиртлы дезинфекцияләү чараларына чыдам. Бер авыру кеше миллионлаган йогышлы кисәкчекләр бүлеп чыгара, ә авыру өчен бары 10-100 кисәкчек җитә. Өстәмә фактор булып D витамины җитмәү һәм туңу сәбәпле иммунитетның кимүе тора», – дип аңлатты Кашух.

Табиб сүзләренчә, инфекция бик тиз үсә: зарарланганнан соң 12-48 сәгать эчендә күп тапкыр косу, диарея һәм эч авыртулары барлыкка килә.

«Норовирус бигрәк тә кечкенә балалар, өлкәнәр һәм хроник авырулары булган пациентлар өчен куркыныч. Йөкле хатын-кызларда вирус аркасында барлыкка килгән хәлсезлек йөклелекне өзү куркынычын тудырырга мөмкин», – дип ассызыклады табиб.

«Профилактика шәхси гигиенадан тора: ашар алдыннан һәм җәмәгать урыннарыннан кайтканнан соң кулларны сабынлап яхшылап юарга кирәк. Спиртлы антисептиклар бу вируска каршы җитәрлек эффектив түгел, алар белән кул юуны алыштырырга кирәкми, бу чараларны бергә куллану күпкә файдалырак. Карантин чорында өслекләрне хлорлы чаралар белән эшкәртергә һәм бүлмәләрне җилләтергә кирәк», — дип киңәш итте ул.

Гастроэнтеролог сөйләгәнчә, авыручылар бөтен авыру дәвамында, шулай ук симптомнар беткәннән соң өч-дүрт көн дәвамында изоляциядә булырга тиеш.

«Шуны да истә тотарга кирәк: хәтта клиник яктан сәламәтләнгәннән соң да кеше өч атнага кадәр инфекция чыганагы булып калырга мөмкин, шуңа күрә бу вакыт эчендә профилактика чараларын үтәргә, кулларны юарга һәм өслекләрне эшкәртергә кирәк», — дип йомгаклады Кашух.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре