Россия закон чыгаручылары чүптән арыну турында сөйләште

Җылылык, ут һәм су белән тәэмин итү системалары – барысы да шәһәрләрдә генә түгел, ерактагы бик кечкенә авылларда да өзлексез эшләргә тиеш. Россия Федераль Җыены карамагында эшләп килә торган Закон чыгаручылар советы утырышында шул хакта сөйләштеләр. Депутатлар, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, белгечләр төбәкләрдә коммуналь инфраструктураны яңарту, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү мәсьәләсен тикшерде. Чарада Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Федерация Советы Рәисе, Закон чыгаручылар советы рәистәше Валентина Матвиенко билгеләп үткәнчә, һәркайсыбызның тормыш сыйфаты калдыклар белән эш итү һәм коммуналь инфраструктураны яңарту мәсьәләләренә турыдан-туры бәйле. Аның әйтүенчә, калдыклар белән эш итү өлкәсендә «чүп реформасы»на зур өметләр багланган. «Бөтен ил күләмендә калдыкларны аерып җыю, эшкәртү, утильләштерү буенча төгәл система булдырылачагы күздә тотылды. Әмма бу эш бик үк барып чыкмады. Йөзләрчә миллиард сумлык керем ала торган төбәк операторлары асылда беркем алдында да хисап тотмый», – диде ул.
Валентина Матвиенко, илдәге гомуми хәлгә кагылып, хәзерге вакытта 172 мең контейнер мәйданчыгы, 1500 дән артыграк махсус техника җитмәүне билгеләп үтте. «Эш бик күп, әмма тәүге мөһим адымнар ясалган инде. Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында калдыкларны чыгару өчен махсус транспорт, контейнер мәйданчыклары, төзелеш калдыклары белән эш итү турында закон проектлары тикшерелә. Рөхсәт ителмәгән урыннарда чүплекләр ясау һәм төбәкләрне чүп чыгару буенча тиешле инфраструктура белән тәэмин итү проблемаларын хәл итү максатыннан берничә закон инициативасы әзерләнде», – диде Федерация Советы Рәисе.

Ул төбәкләрдәге закон чыгаручыларны да бу мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнашырга чакырды. «Сез җирдә эшлисез, һәр көн саен кешеләр белән очрашып торасыз һәм төбәкләрдә нәрсәләр җитмәвен кемгә караганда да әйбәтрәк беләсез», – ди Валентина Матвиенко.

Исегезгә төшерәбез: узган елда Татарстан Дәүләт Советы Дәүләт Думасына җитештерү һәм куллану калдыклары турында федераль законга үзгәрешләр кертү хакында закон инициативасын юллаган иде. Документта төзелеш калдыклары белән эш итү, агач ботакларын утильләштерү, контейнер мәйданчыкларын тоту мәсьәләләре игътибар үзәгенә алынган. Хәзерге вакытта бу тәкъдимнәр нигезендә, әлеге өлкәдә кайбер закон проектлары эшләнә. Шуларның берсе – җитештерү һәм куллану калдыклары турында Федераль законга үзгәрешләр кертү (калдыклар җыю урыннарын булдыру һәм тотуны хокукый яктан җайга салу ягыннан) турында закон проекты Думага юлланган да инде.

Утырышта катнашучылар шулай ук субъектларда коммуналь инфраструктураны яңарту мәсьәләләре буенча фикер алышты. «Җылылык, яктылык, су – болар барысы да зур шәһәрләрдә дә, ерактагы авылларда да өзеклексез булырга тиеш», – диделәр утырышта.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре