Газетага язылу

Россиядә мошенникларга каршы көрәшүнең тагын бер ысулы булуын әйттеләр

Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының бизнес-аналитика кафедрасы профессоры Борис Славин 1 октябрьдән мошенникларның гамәлләре турында банкларның мобиль кушымталары аша хәбәр итәргә мөмкин булачагын сөйләде. Шулай ук полициягә мөрәҗәгать итәр өчен операция турында белешмә алып булачак. 

«Кеше кибермошенниклар белән очрашканда, мәсәлән, аларның басымы астында акчаны «куркынычсыз реквизитларга» күчергән вакытта, хисап минутлап бара, – дип аңлата Славин. – Акчасын югалтмас өчен, кеше гадәттә банкка шалтырата яки бара, әмма анда җавапны озак көтәргә туры килә. Ә полициягә мөрәҗәгать итү гомумән берничә сәгать вакыт алырга мөмкин, бу вакыт эчендә аферистлар акчаларын чыгарырга һәм качарга өлгерәчәк. Мобиль кушымталар аша мөрәҗәгать итү процессны берничә тапкырга тизләтергә тиеш».

Шулай ук 1 октябрьдән, әгәр кеше моңа кадәр Хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән, ә алар мәгълүматны Үзәк Банктан сораган икән, мобиль кушымтадан бу сорауга җавап табу мөмкин булачак.

«Клиент һәрвакытта да банк кушымтасы аша мошенниклар хисабына акча күчерми, – дип билгели эксперт. – Мәсәлән, «сатып алу» өчен фишинг сайтында яки ялган сайтта түләү операциясе башкарылырга мөмкин. Мондый очракларда түләүне телефон яки кушымта аша туктату авыр – мошенниклар счеты башка банкта, хәтта башка илдә дә булырга мөмкин. Мәсьәләнең хәл ителү-ителмәве оешмалар арасындагы хезмәттәшлек дәрәҗәсенә бәйле. Әгәр дә кеше үз теләге белән фишинг сайтында шәхси мәгълүматын керткән икән, акчаны кире кайтару инде мөмкин түгел диярлек».

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Лиана Габбасова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре