Бүген Татарстанның биш районында өстәл теннисы үзәкләре ачылды. Саба районы Шәмәрдән бистәсендәге үзәкне ачу тантанасына ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президенты киңәшчесе Игорь Левитин килде, шулай ук тантанада видеоконференция режимында Россия Өстәл теннисы федерациясе президенты Александр Бабаков та катнашты. Бу хакта ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Татар-информ.
Өстәл теннисы үзәкләре республиканың Ютазы, Баулы, Әгерҗе, Апас һәм Саба районнарында ачылды. Видеоконференция ярдәмендә аларның бишесенә берьюлы старт бирелде.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Өстәл теннисы федерациясе әлеге үзәкләрне ачуга акчаны үзе биргән.
«Бу залларга ихтыяҗ бик зур. Һәм, әлбәттә, без беренче тапкыр Александр Иванович белән сөйләшкәндә, бу гаҗәп әйбер иде. Кагыйдә буларак, федерацияләр барысы да яхшы, әмма алар акча сорый. Бу - безгә бюджет, акча бүлеп биргән беренче федерация, һәм кыска гына вакыт эчендә без берничә урында шундый заллар төзедек. Проектлары бик яхшы эшләнгән. Өстәл теннисы - һәркем шөгыльләнә ала торган спорт төре. Һәм, иң мөһиме, аңа ихтыяҗ да зур», - диде Миңнеханов.
Левитин искәрткәнчә, бу Россия үзенең субъекты белән берлектә берьюлы биш үзәк ачуның беренче очрагы.
«Без шундый зур булмаган спорт комплекслары авыл җирендә дә төзелсен дип күптән хыяллана идек. Чөнки без һәрвакыт зур шәһәрләрдә төзибез, ләкин өстәл теннисы белән шөгыльләнү мөмкинлеге бөтен җирдә дә була ала. Ракетка һәм өстәлләр белән федерация тәэмин итә. Бу - федерация белән Россия Федерациясе субъекты авыл җирендә берьюлы биш спорт залы ачуның илдә беренче очрагы. Мондый тәҗрибәне таратырга кирәк», - диде РФ Президенты киңәшчесе.
ТР Рәисе шулай ук балалар белән фотога да төште.
Татарстанның физкультура-спорт базасында 12 меңнән артык спорт корылмасы бар. Аларның саны буенча республика - 3 миллионнан артык кеше яшәгән төбәкләр арасында иң алдынгыларның берсе.
Татарстанда спорт социаль сәясәтнең аерылгысыз өлеше һәм республиканы үстерүнең төп юнәлешләреннән берсе булып тора. Татарстан җитәкчелегенең, шул исәптән республиканың Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең системалы эше нәтиҗәсендә 2 миллионнан артыграк кеше (3 яшьтән 75 яшькә кадәргеләрнең 62,8 проценты) даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә. Россия буенча уртача күрсәткечтән шактый ук зур күрсәткеч бу. Әлеге саннар сәламәт тормыш рәвешен популярлаштыру буенча зур эшләр башкарылуы турында сөйли.
Рөстәм Миңнеханов (сүз уңаеннан, аның автокросс буенча халыкара класслы спорт мастеры булып торуын һәм Европа чемпионатында ике тапкыр бронза медаль яулавын әйтеп үтәргә кирәк) Татарстан Рәисе вазыйфасына керешкән көннән үк диярлек спортны үстерү юнәлешен дәвам итеп, төрле яктан ныгытты. Аның актив сәясәте нәтиҗәсендә республика Россиянең спорт сөюче төбәкләреннән берсе булып торуын раслап кына калмыйча, бәлки зур ярышлар уздыруның халыкара үзәгенә әйләнеп, яңа биеклеккә дә күтәрелде.
2024 елда Татарстанда БРИКС уеннары һәм тарихта беренче дөньякүләм фиджитал-ярышлар – “Киләчәк уеннары” бик зур спорт вакыйгаларына әйләнде. Казанда Халыкара мультиспорт турнирын Россия Президенты Владимир Путин шәхсән үзе ачты.
Татарстанның физкультура-спорт базасы12 меңнән артыграк спорт корылмасыннан гыйбарәт. Республика аларның исәбе буенча халык саны 3 миллионнан артып киткән төбәкләр арасында – лидерлар исәбендә. Шул ук вакытта Татарстан өсте ябулы шугалаклар саны буенча беренче урында тора. Илдә бассейннар саны буенча да лидерга әйләнде.
Республика шәһәрләре һәм район үзәкләрендә 2 меңгә якын спорт залы, иллешәр стадион һәм боз аренасы, 283 бассейн эшләп килә. Һәрбер район һәм шәһәр югары технологияле яңа спорт корылмалары белән тәэмин ителгән. Республикада 6 мең тирәсе ачык спорт корылмасы, шул исәптән 992 спорт мәйданчыгы – барлык 45 районда республика программасы буенча төзелгән 40 хоккей тартмасы һәм 35 модульле чаңгы базасы булдырылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез